Спортны яраталар
Физкультурачы көне уңаеннан Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре Нәргизә Гомәрова белән Ильмира Маштыева балалар өчен спорт һәм сәламәтлек бәйрәме оештырган.
(Тәтеш, 28 август, «Тәтеш таңнары», Дания ХӘЛИМОВА). Китапханәче чарада катнашучыларны бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштырган, спорт һәм физик культураның җәмгыятьтәге, кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләгән. Шуннан соң алар балалар белән бергәләп футбол, волейбол һәм башка хәрәкәтчән уеннар уйнап, күңелле ял иткәннәр.
“Әлеге чараның максаты үсеп килүче буынга сәламәт яшәү рәвеше һәм физик культураның тормышыбызда никадәрле мөһим булуын аңлату иде”, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев