Реклама
Спорт
Татарстан егете го буенча Европа чемпионы булды
Ярышлар 21-28 июль көннәрендә Брюссельдә (Бельгия) узды.
(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучысы, Россиянең Атказанган спорт мастеры Илья Шикшин го буенча Европа чемпионы булды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышлар 21-28 июль көннәрендә Брюссельдә (Бельгия) узды. Олимпия системасы буенча турнирда 16 илдән сайлап алынган 32 иң яхшы спортчы катнашты.
6 уенда да җиңеп, Илья Шикшин 6нчы тапкыр мактаулы титулга ия булды.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190581/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев