Тәтешләр паркта зарядка ясаганнар
Иртәнге зарядка күңелле һәм дәртле узды.

Бүген «Форпост» үзәге белгечләре «Сәламәтлек тәртиптә – рәхмәт» зарядкасын «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләүче социаль хезмәтләрне алучылар төркеме өчен үткәрделәр. Бу хакта МБУ «Форпост» үзәге» хәбәр итә.
Иртәнге зарядка күңелле һәм дәртле узды! Балалар рәхәтләнеп күңелле музыка астында күнегүләр башкардылар.
Энергияле зарядкадан соң балалар сәламәт яшәү рәвеше турындагы сорауларга җавап бирделәр һәм тормышларын ничек сәламәт һәм актив итү турында күп кенә яңа нәрсәләр белделәр.
фото: МБУ «Форпост» үзәге»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев