Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Тәтештә шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының муниципаль этабы узды

Ярышларның муниципаль этабында өч кешедән торган 5 команда: бер өлкән вәкил - бабасы яки әбисе, әти-әнинең берсе һәм 14 яшькә кадәрге бер бала - малай яки кыз катнашты.

(Тәтеш, 28 март, “Тәтеш таңнары”). 24 мартта Тәтеш шәһәрендәге «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексының шахмат классында шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының муниципаль этабы узды.

Республика турниры Татарстан Республикасында «Спорт - то рмыш нормасы» һәм «Бердәм Россия» ВПП «Өлкән буын» федераль проектлары кысаларында үткәрелә.

Ярышларның муниципаль этабында өч кешедән торган 5 команда: бер өлкән вәкил - бабасы яки әбисе, әти-әнинең берсе һәм 14 яшькә кадәрге бер бала - малай яки кыз катнашты.

«Буыннар бәйләнеше» турнирында Халитовлар гаиләсе командасы җиңү яулады. Икенче урынны Ахчиннар гаиләсе командасы алды.Тарасовлар гаиләсе командасы ярышларның бронза призеры булды.

Халитовлар гаиләсе 2023 елның апрелендә Буа шәһәрендә узачак шахмат буенча республика турнирының зональ этабында безнең район данын яклап чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы