Түбән Новгородта бадминтон буенча Россиянең команда беренчелеге булды.
Безнекеләрне бел!
(Тәтеш, 3 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Түбән Новгородта бадминтон буенча Россиянең команда беренчелеге булды. Татарстан Республикасы командасы көчле ярышта алтын медаль яулады. Республиканың җыелма командасы составына Тәтешнең спорт мәктәбе укучысы Софья Сергеева да (тренеры Виктор Сергеев) керде.
Казанда СССРның спорт мастеры И. И. Шишкин истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча ТР Беренчелеге булды.
Тренер Сәгыйть Ибраһимов шәкертләре Замина Дугалева һәм Рания Рахманова үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр булдылар. Виктория Тайманова белән Татьяна Долгова көмеш медаль яуладылар. Ангелина Кузнецова һәм Дарья Мартынова бронза медальгә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев