Тәтешләр СССР спорт мастеры Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык турнирда катнаштылар
Казанда СССРның спорт мастеры Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык турнир булып узды.
(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 10 декабрь көнне Казан шәһәрендә СССРның спорт мастеры Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык турнир булып узды, анда Тәтеш районы спортчылары катнашты. Үзләренең ихтыярый сыйфатларын күрсәтеп, техник яктан югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәтеп, мактау пьедесталының югары баскычына безнең яшь көрәшчеләребез - Анна Юдина, Татьяна Долгова, Дарья Мартынова күтәрелде. Виктория Похлебкина, Полина Белова, Виктория Тайманова һәм Рания Рахманова бронза медальләр яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев