Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәтешләр сигез медаль өстәде

Тәтешнең ирекле стильдәге көрәшчеләре районның спорт казанышлары тартмачыгына ­сигез медаль өстәде.

(Тәтеш, 24 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Казанда 11-12 октябрьдә узган ирекле көрәш буенча ТР Беренчелегендә үз үлчәү авырлыкларында Тәтешнең 2нче мәктәп укучысы Елизавета Макарова, 1нче мәктәп укучылары Замина Дуголева белән Ксения Семенова алтын медаль яулады. Җиңүче  кызлар ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә республикабызны тәкъдим итү хокукына ия булды.

Валентина Лаврова икенче урынны алды (2нче мәктәп). Наталья Всяких (1нче мәктәп), Татьяна Долгова (1нче мәктәп), кадетлар Илнар Газизов белән Азалия Храмова  мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.

Спортчыларның тренеры Сәгыйть Ибраһимов Илназ Хәйруллинның бару өчен зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Ул шулай ук үзенең шәкертләренең казанышлары турында да хәбәр итте. Валентина Лаврова Орел шәһәрендә узган ирекле көрәш буенча гомуми белем оешмаларында укучылар арасында VII Бөтенроссия Гимназиаданың көмеш призеры булды, Наталья Храменкова (1нче мәктәп) бронза алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев