Укучылар арасында чаңгы туризмы буенча 52 нче республика ярышлары узды
Ярышларда республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100 дән артык бала катнашты.
(Тәтеш, 14 март, “Тәтеш таңнары”).
Педагоглар Анна Владимировна Осипова һәм Тәслим Гыйбадуллович Фәтхуллин җитәкчелегендә Өстәмә белем бирү үзәгенең туристлык берләшмәләрендә белем алучы укучылар командасы Татарстан Республикасының 2022 елның 6 мартында Казан шәһәрендә VI Туриада (спартакиада) исәбенә укучылар арасында чаңгы туризмы буенча 52 нче республика ярышларында катнаштылар.
Ярышларда республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100 дән артык бала катнашты. Ярышларның зачет төрләре: дистанциядә спорт туризмы буенча ярышлар-2 класс чаңгы.
Барлык ярышлар йомгаклары буенча «Спорт туризмы» берләшмәсенең Өстәмә белем бирү үзәге командасы авыл командалары арасында гомуми зачетта кече яшь төркемендә 3 нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев