Яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Майя Таранова алтын медаль яулады, 600 метрга йөгерүдә аңа тиңнәр табылмады. Шул ук ераклыкка йөгерүдә Дмитрий Цветков 2нче урынны алды, Карина Абашина – өченче булды.
(Тәтеш, 9 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге спорт мәктәбенең җиңел атлетика белән шөгыльләнүче шәкертләре ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Вячеслав Косов истәлегенә багышланган малайлар һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча ярышта катнашты.
Майя Таранова алтын медаль яулады, 600 метрга йөгерүдә аңа тиңнәр табылмады. Шул ук ераклыкка йөгерүдә Дмитрий Цветков 2нче урынны алды, Карина Абашина – өченче булды.
– Ярышлар Казанда үзәк стадион манежында узды һәм 370кә якын спортчы катнашты. Тәҗрибәле спортчылар белән беррәттән яшьләр: Светлана Каждан белән Ефим Железнов та районыбыз данын якладылар. Алар яшь спортчылар буларак яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, яшүсмерләрнең өченче разрядын үтәделәр, – диде тренерлар Рәшит һәм Альберт Габдрахмановлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев