Ярышлар матур гадәткә кертеләчәк
Студентлар көненә багышланган ярышта өч команда: Бакырчы урта мәктәбе укучылары, студентлар һәм авыл яшьләре катнашкан.
(Тәтеш, 10 февраль, “Тәтеш таңнары” ). Бакырчы авылында волейбол буенча авылның беренче Ачык турниры булган.
Студентлар көненә багышланган ярышта өч команда: Бакырчы урта мәктәбе укучылары, студентлар һәм авыл яшьләре катнашкан. Турнирны педагог Айдар Хөсниев хөкемдарлык иткән. Киеренке көрәш барышында студентлар командасы җиңү яулаган.
– Волейбол буенча бу беренче турнир, алга таба күчмә кубокка уйнауны ел саен үткәрү планлаштырыла, – дип хәбәр итә ярышны оештырган Бакырчы урта мәктәбе директоры Роза Сәлимҗанова, авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов, мәдәният йорты директоры Екатерина Гафурова.
– Волейбол – шәп уен, мин анда дүртенче ел уйныйм. Турнир миңа бик ошады. Икенче урынны алуыбызга борчылмадык, алда әле безне күп җиңүләр көтә. Мондый ярышларның ешрак булуын телибез, – дип уртаклашты Бакырчы урта мәктәбе укучысы Денис Сидоров.
– Мин, уенчы буларак, барысы да югары дәрәҗәдә узды дип әйтә алам. Командалар көчле иде, беренче урынны алу җиңелләрдән булмады, мәктәп укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Безнең команда алар өчен үрнәк булды дип уйлыйм, һәм алар яхшы нәтиҗәләргә омтылачаклар, – диде студентлар командасын тәкъдим итүче Рузилә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев