Яшь йөзүчеләр медальләр белән кайтты
Яшь спортчыларның тренеры – Эльмира Мөхәммәтҗанова.
(Тәтеш, 7 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Казанда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган йөзү буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Дарина Торгашова ирекле стильдә 400 метр ераклыкка йөзүдә – алтын, 100 метрга комплекслы йөзү буенча – көмеш һәм ирекле стильдә 50 метр ераклыкка йөзүдә бронза медаль яулады.
Станислав Строкин ирекле стильдә 200 метр ераклыкка йөзүдә җиңүче булды һәм ирекле стильдә 50 метр ераклыкка йөзүдә көмеш медаль яулады. Данил Грошев ирекле стильдә 50 метрга йөзүдә – көмеш, шулай ук аның сеңлесе Дарья 200 метр ераклыкка комплекслы йөзүдә икенче урынны алып, спорт медальләре тартмачыгын тулыландырды.
Яшь спортчыларның тренеры – Эльмира Мөхәммәтҗанова.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев