Яшьләр бәйгедә катнашты
Балалар бәйгедә үзләре иҗат иткән шигъри әсәрләрне тәкъдим иттеләр.
(Тәтеш, 6 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә мәктәп укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) – “Җиңәргә әзер” Бөтенроссия физкультура спорт комплексына багышланган балалар шигырьләре республика бәйгесенең район этабы булып узды.
Балалар бәйгедә үзләре иҗат иткән шигъри әсәрләрне тәкъдим иттеләр.
Руслан Королев (Нармонка урта мәктәбе) “ТАССРга 100 ел” номинациясендә җиңүче булды, Диләрә Кәримова (Тәтештәге 1нче урта мәктәп) икенче урынны алды, Назлыгөл Яковлева (Бакырчы урта мәктәбе) – өченче.
Регина Христофорованың (Урюм урта мәктәбе) шигыре “ГТО” номинациясендә иң яхшысы дип танылды, Владимир Антонов (Богдашкино төп мәктәбе) икенче булды, Дмитрий Овинкин (Килдеш урта мәктәбе) – өченче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев