Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөзүчеләр медальләр белән кайтты

Казанда йөзү буенча Mad Wave Classic 2022 Бөтенроссия ярышлары узды.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Казанда йөзү буенча Mad Wave Classic 2022 Бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 28 төбәгеннән 617 спортчы, шулай ук Көньяк Осетия, Катар һәм Монголия йөзүчеләре катнашты.

Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Константин ­Привалов ике көмеш һәм бер бронза медаль ­яулады, Дарина Торгашева көмеш һәм бронзага ия булды, Анастасия Михеева – көмеш, Станислав ­Строкин – бронза, Руслан Матвеев шул ук дәрәҗәдәге бүләкне алды. 
Яшь йөзүчеләрнең тренеры – ­Эльмира Мөхәммәтҗанова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев