Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Алар ир-атларны алыштырдылар

Сугыш елларында ха­тын­-кызлар авыл хуҗалыгы ма­ши­на­лары руле артына утырдылар һәм уңыш өчен көрәштә көн саен батырлыклар эшләделәр.

(Тәтеш, 24 февраль, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА). Бүген без тыл эшчәннәре – районның тракторчы хатын-кызла­ры турындагы дә­­­вамлы язманы башлыйбыз.

Кошки-Новотимбаево. Әлеге авыл – бу чуаш алфавитын булдырган Иван Яковлевның, танылган сәнгать һәм педагог­лар эшлеклеләренең кече ватаны гына түгел, биредә тыйнак, сугышның иң авыр елларында фронтка киткән ир-егетләрне алыштырган хатын-кызлар да үскән. Тракторчылар Елизавета Орлова (рә­семдә уртада), Вера Тарасова, Татьяна Домрачева, Татьяна Му­кина, Екатерина Полковниковаларның тормы­шы хакындагы би­ог­рафия мәгъ­­­лүматлары аз. Бу барыннан да биг­рәк, аларның хезмәт батырлыклары озак еллар нәрсәдер бе­лән үзеннән-үзе бил­геләнә дип саналгандыр мөгаен: гаять зур илебезнең барлык солдатлары Җиңү ха­кына үзләрен аямыйча, тылда армый-талмый эшләгәннәр. 
Елизавета Андреевна – трактор руле артына утырырга ба­­тырчылык итүче­ләрнең берсе, кулак дип сөрелгән Андрей Орловның кызы була. Нәкъ тә менә ул сугыш тәмамланганнан соң да әлеге һөнәренә тугры кала. Эштәге югары күрсәткечләре өчен аны 1955 елда Мәскәүгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә юллама белән бүләклиләр. 

И. Я. Яковлевның Мемориаль музеенда үзенчәлекле фо­торәсемнәр сак­лана, анда механизатор хатын-кызларның 70нче елларда мәктәп укучылары белән очрашуы, Елизавета Орлованың авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә һәм кыр эшләре вакытында тракторы янәшәсендә басып торуы су­рәтләнгән. 
Кошки-Новотимбаевода яшәүче Владимир Иванов хатирәләреннән: “Ул чакта миңа алты-җиде яшь тирәсе булгандыр, әмма тракторчы хатын-кызларны әлегә кадәр хәтерлим. Машина-трактор паркы станциясе Олы Тарханда урнашкан иде, аларны шунда укыттылар да. Фронттан яраланып кайт­кан Никонор Козлов кызларның бригадиры булды. Безнең йорт белән янәшәдә янгын сүндерү станциясе бар иде, анда тракторлар тезелеп торды, шуңа күрә без, малайлар, еш кына алар тирәсендә бөтерелеп йөрдек, ничек тә булса ярдәм итәргә тырыштык, кайчак­ларда безне хәтта рульгә дә утырт­тылар. Кызлар бер машинада икешәрләп эшләделәр, күлмәктән, фуфайкадан һәм ча­баталардан булсалар да, хатын-кыз дәрәҗәсен югалтмадылар. Авыр хезмәт, әмма сугыш һәм аннан соңгы елларда тракторчыларга иген, нихәтледер хезмәт хакы бирделәр. Кошки-Новотимбаевода кызлардан Вера Тарасова белән Елизавета Орлова калды. Елизавета Андреевна шулай итеп кияүгә дә чыкмады, әнисе белән яшәде”.

Вера Тарасованың әтисе Хулаш поселогында рәис булган (аның кызы Елена әйтүенчә, Кошки-Новотимбаеводан ерак түгел шундый торак пункт булган). Әлеге туганлык кызга беренчеләр исәбендә тракторга утырырга комачауламаган. Бу вакытларда аның ире фронтта булган, ә ике кечкенә сабые өйдә каена­насы­ белән калган.

“Шулай итеп әнинең беренче ире  сугыш­тан кайт­мый, хәбәрсез югала. Ул аны 1951 елга кадәр көтте, ә аннары икенче тапкыр кияүгә чык­ты. Ничек итеп бервакытны тракторда төне буе җир сөргәнен һәм рульдә килеш йоклап киткәнлеген, уянганда текә яр читендә булуын сөйләгән иде. Әгәр шул чакта уянмаган булсам, исән калмаган да булыр идем, дигән иде. Елизавета Орлова белән еш аралаштылар, аның ничек итеп безгә кунакка килүен хәтерлим. Әни зиһенле иде, кайчандыр педагогия училищесына укырга да керергә теләгән булган. Ә ничек итеп җырлады! Әти баянда уйнады, ә ул чуаш телендә җыр сузды, тыңлаганда кешеләрнең елаган чаклары да булды. Әни 2000 елда бакыйлыкка күчте”, – дип искә төшерә Вера Тарасованың кызы Елена Бауман.

Башка механизатор кызларның язмышы турында бүгенге көнгә бернәрсә дә билгеле түгел. Аларның туганнары элемтәгә керерләр һәм Кошки-Новотимбаеводан сугыш елларындагы тракторчы хатын-кызлар турындагы язмалар дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.
фоторәсем И.Я Яковленын Меморил музеннан
 
Мәкаләдә китерелгән хати­рәләр документлардагы мәгълүматлар белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев