Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

“Барыбыз да өчәр смена эшләдек”

“Тәтешнең товар җитештерүчеләре һәрвакытта иң яхшылар исәбендә булды”, – ди Николай Курков.

(Тәтеш, 14 май, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова).  Тумышы белән Урюмнан булган Николай Курковның теге яки бу вакыйгаларга һәм принципларга яшь чактан үз карашы булган, ул алардан чигенмәгән. 

“Училище­дан соң, юллама буенча Башкортстанда тимер юлда эшләдем, – дип сөйли Николай Гаврило­вич. – Армиядә хезмәт итәр чак җитте, ә миңа повестка бирмиләр, синең бронь, диләр. Ничек инде алай, егетләр өчен бу түбәнлек иде бит. Алдым – миңа, булачак солдатка, җыенырга ике көн бирделәр”. Һәм чик сакчысы  өч ел хезмәт итәргә туры килүенә бер генә дә үкенми, чөнки ул яшь егеткә чын тормыш мәктәбе була.

Армиядән кайткач, аны туган авылындагы “Дружба” колхозына комсомол комитеты сек­ретаре булып эшләргә чакыралар, анда ул чакта өч йөзгә якын  яшь кеше була. “Тормыш кайнап торды, кырларда өчәр смена эшләдек, йөкләмәне тиз һәм сыйфатлы үтәргә тырыштык, – ди производство ветераны. – Моннан тыш, иҗтимагыйчылар да булдык, барлык чараларда актив  катнаштык, яшьләр барлык җирдә эшче көч булды”.

Комсомол җитәкчесенең оештыру сәләте район күләмендә игътибарга алына һәм аны Чабаксарга партия мәктәбенә җибәрәләр, әлеге уку, ул үзе әйткәнчә,  аны күп нәрсәләргә өйрәтә: аңардан соң авыл хуҗалыгы институты сигезьеллык булып күренә.

Барысы да үз чираты белән барган, һәм Николай Курковны кинәт Тәтеш парткомының, ул бик тә хөрмәт иткән, беренче сек­ретаре Федор Хохлов янына чакыртып алалар. “Юкса гаеп тә юк, эшлибез, күрсәткечләр яхшы”, – дип уйладым бу вакытта. Үзен “Рассвет” колхозына рәис булырга тәкъдим иткәч, аның гаҗәпләнүе чиктән тыш була, кау­шый. “Миннән нинди рәис чыксын инде, башка рәисләр әнә орденнарга ия, сугыш ветераннары”, – дип ык-мык килә башлый яшь егет. Һәм бары тик еллар узгач кына ул өлкән иптәшләренең зирәклегенә, аның яшьлегенә исәп тотуларына, аңарда башкалардан аерылып торган шәхес һәм оста оештыручыны күргәнлекләрен аңлый.

Николай Гаврилович юкка чыгып бара торган диярлек базаны кабул итеп ала, ә ун ел эчендә аның җитәкчелегендә хуҗалык өчен, социаль-мәдәни билгеләнештәге яңа объектлар төзелә. “Бездә халык бик эшчән, хезмәт сөючән, туган җирен кадерли һәм ярата, – ди колхозчылар турында ул соклану белән. – Шәхси вакытны да кызганмыйча, зарланмый эшләдек”. Аның кул астында сәләтле яшь агроном Марат Фазлыев булуын исенә төшерде, аның белән тормыш аларны соңрак район админис­трациясе башлыгы буларак очраштыра һәм әлеге үзенчәлекле кеше белән күптәнге дуслар булуы­на ­горурлана.

Колхозларны авыл хуҗалыгы җайланмалары белән тәэмин итеп торган “Сельхозтехника” хезмәткәрләре турында да хөрмәт белән сөйли, аңа Юрий Мөхәммәтшин идарә иткән, теләсә нинди үтенечкә игътибарлы булган. “Күрше колхозлар белән бик яхшы итеп үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләдек, – дип билгеләп үтә Николай Гаврилович. – ­Техника белән дә, чәчүлекләр, эшче куллар белән дә. “Рассвет” райондагы 32 хуҗалыктан беренчеләр бишлегендә булды, “рассветлылар”га да, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт”.

Җаваплы хезмәт күп вакыт һәм җитәкчелектән көч-куәт таләп иткән, ул аңа бөтен тырышлыгын куйган, югыйсә бу җиңелләрдән булмаса да. “Гаиләм мине күрмәде дә, – ди ике кызның әтисе һәм яраткан ир. – Минем Таисия Григорьевна – үзенчәлекле хатын-кыз, барысына да өлгерә”. Рәислек итүче Николай Курковны ун елдан соң Тәтешкә май заводы директоры итеп күчерәләр. Ул әлеге хезмәт эшчәнлеген иң авыр һәм киеренке вакытлар буларак искә ала. “Җитештерү күләме гаять зур иде, – дип сөйли ул. – Шәһәрдән тыш, Чинчуринода һәм Кир­тәледә дә заводлар эшләде, кешеләр чын күңелдән хезмәт куйды, Нина Рыбакина, Наталья Горина һәм башка эшчәннәрне хәтерлим. Тәтештәге сөт продукциясе киң кулланылыш белән файдаланылды һәм һәр җирдә киң танылу алды, без респуб­лика буенча алдынгы урынны биләп ­тордык”.

Николай Гаврилович РСУда эшләве, анда аның җитәкче­легендә торак фондны, райондагы социаль-мәдәни объектларны ремонтлауны алып баруны, учреждениеләрне – күмер, халыкны утын белән тәэмин иткән райтоп эшчәнлеге хакында җылы итеп сөйли. “Техника күп, коллективлар искиткеч яхшы иде”, – дип билгеләп үтә ул. Төрле дәрәҗәдәге бик күп бүләкләргә ия  булган хезмәт ветераны АТПның баш инженеры вазифасында лаеклы ялга чыга, андагы хезмәткәрләр аңа зур хөрмәт белдерә, ә директор Юрий Ишелев файдалы киңәшләрне һәрвакытта тыңларга әзер.

Аралашучан кеше һәм кызыклы әңгәмәдәш үзенең туган җирен чын күңелдән ярата, районның авыл хуҗалыгы тармагындагы хәзерге казанышлары белән горурлана. Шигъриятне яратучы үзенең тормыш шигарен Петр Вяземскийның шигъри юллары белән әйтә: “Яшәргә дә ашкынам һәм  тоярга да ашыгам”, Николай Курков чынлап та туган ягының яраткан улы.


фото: Николай Курков гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев