Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Үсентеләрне Волгоградка һәм Казанга җибәргәннәр

Питомник поселогында яшәүче, “Садовод” ТИҮ рәисе Зоя Драгунова торак пунктның үзенә бер төрле елъязмасын алып бара.

(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина, фото зоя Драгунова гаилә архивыннаң). Питомник поселогында яшәүче,  “Садовод” ТИҮ рәисе Зоя Драгунова торак пунктның үзенә бер төрле елъязмасын алып бара. Ул төрле вакытларда өлкән кешеләрдән мөмкин кадәр белә алган мәгълүматлар буенча, кайчандыр шул урында татар авылы булган. Ләкин аның исеме дә, килеп чыгу тарихының датасы да сакланмаган. Бары тик шунысы гына билгеле, Питомник оешкан вакытта, 1934 елда, төп яшәүчеләрне Тәтешкә күчергәннәр.

Татария урман хуҗалыгы боерыгы нигезендә оештырылган Тәтеш урман питомнигы Кама Тамагы, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урман полосасы өчен агач-куак культурасы үстерү буенча Тәтеш урман питомнигы дип аталган. Зоя Александровна әйтүенчә, үсентеләрне хәтта баржаларда Волгоградка, Казанга, Ульянга һәм башка шәһәрләргә җибәргәннәр. 1957 елда поселокта клуб һәм мәктәп төзелә. 1959 елдан ул Җиләк-җимеш питомнигы дип йөртелә.

ТИҮ рәисе алып килгән фотосурәт ­1959 елда төшерелгән. Ул чакта поселок Җиләк-җимеш питомнигы дип йөртелгән, предприятиенең атамасы буенча, ул аның территориясендә эшләп килгән. “Рәсемдә – оешма коллективы. Сулдан беренче – Хөнүзә Рәхмәтуллина, уртада директор Әхтәмов. Ни аяныч, исемен хәтерләмим. Аңардан уң якта баш бухгалтер, минем әти Александр Яшин, аның кулында сеңелем Мария, янәшәдә – апам Лилия. Ә мине әни тотып тора, ул  сулдан өстәге чатта. Астагы рәттә уртада хуҗалык мөдире Василий Каргин. Фотосурәткә ­Октябрь социалистик революциясенең 42 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта төшкәннәр. Сурәт контора бинасы янында икәнлеген күрсәтә”, – ди Зоя Александровна.

Белгечләр һәм эшчеләр коллективы бакчачылык белән шөгыльләнгән. Җиләк-җимеш культуралары орлык­ларын Тенькидәге тәҗрибә станция­сеннән китергәннәр, ә ботакларны Буа питомнигыннан һәм Людоговка бакчасыннан. Сезон эчендә 500шәр мең үсенте сатылган. Моннан тыш кыяр, помидор, кишер, алма, бакча җиләге, кура җиләге, крыжовник үстергәннәр, чәчәк үстерү белән шөгыльләнгәннәр.

Тәтешнең җиләк-җимеш питомнигы уңдырышлылык буенча республикада алдынгыларның берсе булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев