Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Йөзъяшәр тирәк әле дә үсә

Мин туып-үскән Сөендек авылы Зөя елгасы буена урнашкан.

(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») Елганың уң як яры ел саен язгы ташуларда ашалып, ишелә бара. Авыл тау башында, су басу куркынычы ташу көчле булган елларда Башчы, Әтрәмән, Самодурка (без үскәндә шулай аталды) урамнарына гына яный торган иде. Ул чакларда, су ярдан чыгып, берничә өйне, каралты-кураны, бәрәңге бакчасын басты. Терлекләрне югары очтагы хуҗалыкларга күчереп тордылар. Бу хәл озакка бармый, Чынлы суы төшкәч, 2-3 көн генә булып ала. Язгы ташу чорында елганың сул ягындагы болынлыклар, кырларны су басып, күрше Кәшә, Раково, Әлши авыллары белән юл йөрү элемтәсе өзелә, диңгез кебек тоташ су җәелә, безнең болын, Талак ягы болыны да (икесе дә көтүлек) су астында кала. Кәшәдә укыганда язгы каникулдан соң Васильевка авылыннан көймә белән чыккан чаклар хәтердә.

Безнең өй Әтрәмәннең Зөя ягында биек тау башында урнашканга, ташу янамый, шулай да каршыдагы  тирән чокырдан төшкән су гөрләп, болганып ага иде. Аска таба чокыр бераз сөзәгәя, киңәя төшкәнгә, урамның каршы ягына басма салмыйча чыгып та булмый торган иде.

Әнә шул урында ялгыз бер карт тирәк үсте, нәкъ менә ул көчле тамырлары белән чокырны тирәнәюдән саклангандыр да. Тирәк бик тарихи, аны узган ХХ гасырның башында әтиемнең әтисе Борһанетдин бабай Зөя ярыннан өченче итеп салган йорты каршына утырткан. Авылда 3 мәчет булып, шуның берсендә мөәзин булган ул (“бәлеш төбен күп  ашадың” дип раскулачить иткәннәр: сыерын алып киткәннәр һ.б.). Без бабайны хәтерләмибез, 1936 елда туган олы апа да белми аның кайчан вафат булганын. Сорар кеше дә калмады инде, без яшәгән урамның йортлары да юк. Бабайның туганы Хәлилрахманның кызы укытучы Галия апа Мортазина шәҗәрә төзеп, мәгълүматлар туплаган иде, анда булырга тиеш, дип беләм.

Ә карт тирәк, бабай истәлеге булып, әле һаман да үсеп утыра. Бу аның иратка йөкләнгән өч бурычны (өйләнеп яшәр өчен йорт җир торгызырга, үзеннән соң дәвамчы булырдай балалар үстерергә, агач утыртырга) үтәвенә  ачык дәлил булып тора. Язга чыккач, ул бөреләнеп, суланып, хуш ис  тарата, бала-чага, тирә-юньдәге өйләрдәге карт-карчыклар тирәк әйләнәсендәге яшел чирәмдә каз бәбкәләре саклый, җәйге эсседә күләгәгә җыелып җеп эрли иде.

Бу тирәдә башка куак-агачлар да үсте. Хәзер генә ул без чырчу килеп агымсуда коенган, балык тоткан, кер чайкаган, берничә туплыгы (көтү ял итә торган урын) булган Зөя янына якын да килеп булмый, агымы да бүтәнчә, болганчыкланып тора. Ә без бит аның суын эчеп үстек,  пыяладай шулкадәр чиста, комлы төбеннән вак балыклар йөзгәне күренеп тора иде. Яр буйларын өрәңге баскан. Авыл яңарыш кичергән: өйләргә газ, су кертелгән. Яшьләр авылда калмаганлыктан, карт-карчыклар терлек асрый алмагач, өрәңге агачлары бөтен җиргә таралып үскән. Тик шулай да, карт тирәк, быелгы язда да, бөреләр җибәреп, яшеллеккә чумар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев