“Аулак өй”нең безнең якта үз яме бар, үз тәме...
Бакырчы авылы мәдәният йортында “Аулак өй” кичәсе бик күңелле булды. Ул халкыбыз йолаларының асыл якларын ачып бирде.
(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Гади авыл өе. Чигешле сөлгеләр, пәрдәләр эленгән, идәндә суккан палас, ә өстәлдә горур кыяфәттәй көмеш самавыр ялтырап утыра. Борынгылыкны саклап яшәүче әби ахирәтенә кунакка җыена. Аның оныгы Әлфинур бу хакта дус кызларына хәбәр салып, аулак өй үткәрергә әзерләнә. Түрдәге олы мичтә бәлеш, коймаклар пешә. Урам яктан кызларның: “Әбиләр китте кунакка, безгә калды аулак өй...” дип җырлаганы ишетелә. Арада гармунчы егет Навил Ибраһимов та бар. Яшь-җилкенчәкләр авыл егетләреннән көч-хәлгә качып котылулары турында чыр-чу килеп көлешеп алдылар да, егетләр килеп җиткәнче “Без, без, без идек...” дигән татар халык уенында күңел ачтылар. Кемдер тәрәзәгә кага: егетләр килгән икән. “Кызлар, кертегез инде, алайса түбән очка китәбез. Бүген анда да аулак өй”, – диләр алар. Шуннан соң яшьләр шаян такмаклар белән бер-берләрен үртәп тә алдылар. Монда инде табышмакларга җаваплар да әйттеләр, халык мәкальләрен дә искә төшерделәр. Аулак өйгә кунак кызы да килгән булып чыкты. Җор телле егетләрнең берсе аның белән танышырга теләвен дә белдерде. “Их, болай булгач, идәннәрен җимертеп бер биемичә булмас инде”, – дип канатланып киткән егетне икенче бер кыз бик тиз урынына утыртты. Аулак өйдә шундый кызыклы хәлләр дә була икән. Шуннан өмәдәгеләр кунак кызына багышлап җыр да башкардылар. Ул да түгел яшьләр тыпырдатып татар халык биюенә чыктылар. Шулай күңел ачкан арада йорт хуҗасы үзе дә кайтып керде. Оныгы шул чагында рөхсәт сорамыйча кызлар-егетләрне җыйганы өчен аңардан гафу да үтенде. Әбисе ачуланмады, киресенчә, моңа сөенде генә һәм аларга үзенең яшь чакларын искә алып, аларны “Тату, тату түгелме” уены белән таныштырды. Каеш күргәч яшьләр аптырап калсалар да, бу һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә аннан соң әби сандыгындагы кадерләп саклый торган борынгы әйберләрен дә күрсәтте. Бала итәкле күлмәкнең, чиккән канатлы алъяпкычның, бәрхет түбәтәйнең, укалы калфакның, бизәкләп ясалган күкрәкчәнең, сәхтиян читекләрнең, үргән чабаталарның, баш-башлары чигеп ясалган киндер озын сөлгеләрнең, чәчәкләр төшереп чигелгән мендәр тышлыгының, тальян гармунның, хәтта көянтәнең дә йолаларны үз эченә алган онытылмас бер тарихы бар. Ә инде “Йөзек салыш” уены аеруча да җанландырып җибәрде. Җиңелүчеләргә җәза да билгеләнде, аны үтәр өчен кемдер шигырь сөйләде, җырлады, биеде, хәтта әтәч булып та кычкырды.

Әлеге аулак өй залда утырган өлкән буынны үткәннәргә алып кайтса, яшь буынга гореф-гадәтләребезнең асыл бер үрнәген күрсәтү булды. Һәр күренеш көчле алкышларга күмелде. Тамашачының мондый кичәләргә сусаган икәнлеге сизелде. Аларның соравы буенча, Навил Ибраһимов һәм аның кызы – яшь укытучы Раиләнең моңлы тавышы күңелләрне рухландырып җибәрде, мәдәният йортының якты, иркен залы илаһи моңга күмелде. Ә кичке утырмага килгәндә, ул чынлап та, җырдагыча булды: “Аулак өй”нең безнең якта үз яме бар, үз тәме...”
Кичә ахырында Бакырчы авылының “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Рәзидә Шәмсетдинова, районыбызның “Ак калфак”, “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова гореф-гадәтләрне үз эченә алган кичәне оештыручыларга ихтирам сүзләре белән чыгыш ясадылар.
– Бу матур кичәдә без татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшердек. Ул яшь буында йолаларыбызны тәрбияләү дә, алар аркылы татар теленә мәхәббәт хисләре уяту да, халык уеннарын һәм җырларын да онытмау, әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү дә булып тора, – дип билгеләп үтте Рима Гомәр кызы. – Йолаларыбыз онытылмасын, буыннан-буынга тапшырылып барсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев