Реклама
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире
Читекләрне бизәкләп ясаганнар
Читек – татар халкының милли аяк киеме. Ул күптәннән үк инде Россиядә генә түгел, шулай ук аннан ары да билгеле.
(Тәтеш, 14 июль, “Тәтеш таңнары”). Әлеге сүз “чигелгән итек” гыйбарәсеннән барлыкка килгәндер һәм аның кыскача әйтелеше булып торадыр, мөгаен.
Тәтеш ягы тарихы музеенда хатын-кызлар читекләре саклана, аны – Тәтештәге ату стенды мәктәбенә нигез салган Солтан Яруллинның әнисенеке булган читекләрне, Клавдия Паличева бүләк иткән. Читекләр 1960 елда ТАССРның Арча районы милли аяк киемнәре фабрикасында ясалган. Читекләр кайчандыр татар халык киемнәренең аерылгысыз өлеше булган, хәзер аларны кулдан эшләнгән дизайн аяк киемнәре дияргә мөмкин.
Борынгы заманнарда бары тик шәһәрдәгеләр, бай татарлар һәм Идел хәрбиләре генә читек киеп йөргәннәр. Хатын-кызларга төрледән-төрле күн кисәкләреннән матур бизәкләр төшерелгән читекләр тегү карар ителгән. Читекләрнең балтырына күн кисәкләреннән җыелган бизәкләр ясалган. Аны тоташтыру өчен үзенә бер төрле татар җөйләре кулланылган. Идел Болгарстаны вакытында татар аяк киемнәренең сыйфатына һәм уңайлылыгына Русия князьләренең дә күзе төшкән. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң да, аяк киемен җитештерү туктатылмаган. Читекләр Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бәяләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев