Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Алар хезмәтләрен яратып башкарганнар

Әүвәлге елларда укытучылар арасында гаилә парлары – ире дә, хатыны да педагог булып эшләүчеләр еш очрап торган. Левиннар гаиләсе дә шундыйлардан булган.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш педагогия училищесы чыгарылышлары Левиннарны тирән белемгә ия, сабыр холыклы, таләпчән укытучылар буларак яхшы хәтерлиләр.

Әүвәлге елларда укытучылар арасында гаилә парлары – ире дә, хатыны да педагог булып
эшләүчеләр еш очрап торган. Левиннар гаиләсе дә шундыйлардан булган.

Венера ­Георгиевна Апас районында туган, Юрий Павлович – Монастырский ­авылында. Ул Казандагы уку йорт­ларының берсендә бер­ничә ел эш­ләгәннән соң, туган авылына кайткан. Башта җир­лектәге мәктәптә – за­вуч, аннары  директор булып эшләгән, институтны тә­мамлаган яшь укытучы Венера Георгиевнаны физикадан укыту өчен шунда җибәргәннәр. 
“Абыем Антон Монас­тырскийда туган. 1984 ел­да әтине педагогия училищесы директоры итеп билгеләгәннәр, тулай торактан урын биргәннәр. Тәтешкә башта ул берүзе киткән, ә йорт алгач, гаи­ләсен алып килгән”, – ди кызы Светлана Селюкова. 
Венера Георгиевна кыс­ка вакыт эчендә мате­ма­тиканы укыту методикасын, булачак укытучыларны технологиягә өйрәтүне камил белгән һәм педагогия училищесында эшли башлаган. Аның тарафыннан математиканың теоретик нигезләре буенча эшләнгән контроль эшләр җыентыгы уку йортында башлангыч сыйныфлар укытучылары әзерләгән вакытларда, 2017 елга кадәр кулланылган. 

Юрий Павлович педагогия училищесына 6 ел җи­тәк­челек иткән, ә аннары педагогиканы укыткан. Ул һәр укучыны шәхес итеп күрә белгән, дәрес вакытларында педагогикадан җиңел генә өземтәләр китергән, студентлар әйт­кән теләсә нинди сорауга җавап бирә алган. “Минем өчен алар иң әйбәт әти-әни булдылар. Өйдә мин беркайчан да шау-шу булуын, талаш-ызгышны күрмәдем. Әти тыныч иде, әни зирәк һәм төпле булды, беркайчан ­да әтигә каршы сүз әйт­мәде. Алар арасында бәхәсләр дә булгандыр, мөгаен, әмма алар моны безнең каршыда күрсәтмәделәр. Өйгә кунаклар еш килүгә карамас­тан,  әтине мин беркайчан да салмыш хәлдә күргәнем булмады. Кечкенә чакта мин, әтигә кияүгә чыгачакмын дия идем, чөнки ул минем өчен иң әйбәт ир-ат булды”, – дип искә төшерә Левиннарның кызлары Светлана Селюкова.

“Юрий Павлович һәм Венера Георгиевна олы хөрмәткә ия, үз эшлә­рен чын күңелдән яратып башкарган педагог­лар иде. Алар бары тик лекция укып чыгып ки­тәр­гә генә түгел, без­гә фәннәрнең асылын ­аң­лап, төшендерергә тырыштылар. Венера Геор­гиевнаның “Төптән уйлап эшлә” дип ­яратып әйтелә торган гый­ба­рә­ләренең берсе мөһим әй­берләрне күрергә ярдәм итте”, – ди педагогия училищесында укып чыккан Наталья Мулюкина.

Юрий Павлович 2009 елның августында вафат була. Венера Георгиевна иреннән соң нибары бер ел яши: 2010 елның ноябрендә якты дөньядан китә.  

рәсемдә: Ирле-хатынлы Левиннар уллары Антон белән./ГАИЛӘ ФОТОАРХИВЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев