Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Башлангыч белем бирү өчен мәктәп төзегәннәр

Мәгърифәтче Иван Яковлев тарафыннан Кошки-Новотимбаево авылында 1871 елда беренче чуваш мәктәбе ачылган, бу вакытта ул училище дип йөртелгән.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, Алексей Пыркин фотосы).

Иван Яковлев 1870 елның 22 декабрендә Казанның уку округы попечителе Петр Шес­таковка доклад язмасында болай дип язган: “Сембер губернасында чувашларның белем бирү эше уңышлы барсын өчен, ике мәктәп ачарга кирәк: берсен – Сембердә, икенчесен – туган ягымда, Кошки-Новотимбаево авылында (башлангыч белемне, хрис­тиан төшенчәләрен һәм рус теле белемен алу өчен). Кошки-Новотимбаево авылы Буа өязенең шактый бер ерак урынында урнашкан, анда чувашлар төпләнгән, хәзерге вакытта биредә 800дән күбрәк кеше яши... Кошкида мәктәп ачар өчен яңа йорт төзергә кирәк, чөнки авылда моның өчен әзер һәм уңайлысы юк”.

Бу язма попечитель тарафыннан халык мәгарифе министрлыгына тәкъдим ителгән булган, анда аны аңлап кабул иткәннәр.  Һәм инде 1871 елның 26 гыйнварында халык мәгарифе министры граф Дмитрий Толстой тарафыннан Кошки-Новотимбаево мәктәбе бинасын төзүгә 450 сум акча бүлеп бирү турында билгеле булган.

– Шулай да баштарак кыенлыклар килеп чыккан, аеруча да төзелеш агачы сатып алуда, аны бары тик авылдан 20-25 чакрым ераклыкта урнашкан Тархан яки Ундоры пристаннарыннан гына сатып алырга мөмкин булган. Төзелешкә алынырга теләүчеләр аз булган. Инс­­пектор Ульяновка килгән подрядчылардан бары тик крестьян – Кошки-Новотимбаеводан милекче Игнатий Иванов, яшьлек дусты Иван Яковлев кына министрлык тарафыннан рөхсәт ителгән суммага мәктәп йортын төзүне үз өстенә алырга ризалашкан. Иванов намуслы подрядчы булып чыккан. Кирәкле материалларны тиз арада әзерләгән, балта осталарын, кисүчеләрне яллаган, һәм эш тә гөрләп барган. Йорт авыл халкының күз алдында калкып чыккан, – дип сөйли И. Я. Яковлевның мемориаль музее директоры Алексей Пыркин.

Иван Яковлев мәктәп бинасын тырышып төзегән Игнатий Ивановны Кошки училищесында укытучы булырга тәкъдим иткән. 

Халык училищесы инспекторы Илья Ульянов төзелеш эшләре тәмамлануын белгәч, Кошки-Новотимбаевога килгән һәм яңа бинаны игътибар белән караган.
1871 елның 11 октябрендә төзелгән актта түбәндәгеләр билгеләп үтелгән: “Йорт озынлыгы биш һәм киңлеге дүрт үлчәү берәмлегендәге 19 ниргә төзелгән... Бу бинага кулланылган материаллар яхшы  сыйфатлы һәм үз билгеләнешләренә тулысынча туры килә, төзелеш буенча шулай ук балта һәм башка эшләр нык һәм чиста итеп, план һәм сызым буенча ­башкарылган”.

– Ул вакытларда бу бик яхшы мәктәп бинасы булган. 1871 елның 11 октябрендә Кошки-Новотимбаевода шул ук көнне 16 малай укырга керешкән. Беренче укытучы Игнатий Иванов училищеда дүрт елга якын эшләгән һәм үзе  турында матур истәлекләр калдырган. 1875 елда аны Тәтеш өязенең Яңа Шимкусы авылына күчергәннәр. Ул Иван Яковлевның яңа чуваш алфавитын, шулай ук чуваш телендә укыту алымнарын һәм ысулларын таратучыларның берсе булып тора, – дип сүзен  йомгаклый Алексей ­Александрович.

Безнең көннәр

Кошки-Новотимбаево мәктәбенең чыгарылышлары, укучылары һәм укытучылары уку йортының юбилеен быелның октябрь аенда, коронавирус пандемиясе белән бәйле, онлайн рәвештә билгеләп үткәннәр. Моның өчен уку йорты коллективы видеокотлаулар әзерләгән һәм иҗади номерлар яздырган. Виртуаль тантанада Кошки-Новотимбаево халкы гына түгел, туган авылыннан мең километр ераклыкта яшәүчеләр дә катнаша алган. 
– 150 ел – күп вакыт, бу пе­да­­гогия тәҗрибәсе дә, уку­чы­ларның җиңүләре дә. Һәр зур яки кечкенә гаиләдәге кебек, безнең мәктәпнең дә беренче укытучылар коллективы тарафыннан салынган үз традицияләре бар. Мәктәп олы­гая баруга да карамастан, ул картаймый, – диде мәктәп директоры Лариса Паргереева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев