Бәһрам Галие теләсә кайсы көйләрне өздереп уйнаган
Бәһрам Хәбибуллин 1925 елның 4 июнендә Тәтештә туган.
(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышы ветераны, музыкант Бәһрам Галиев өлкән буын кешеләргә яхшы таныш, аны исән чагында Евгений дип йөрткәннәр: аның чын исемен бик азлар гына белгән.
Бәһрам Хәбибуллин 1925 елның 4 июнендә Тәтештә туган. Татар җидееллык мәктәбен тәмамлаган, радиоузелда мастер булып эшләгән. 1943 елның гыйнварында ул сугышка киткән. Танк гаскәрләрендә хезмәт иткән, яраланган, контузия алган. Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Өенә 1946 елда кайткан. Радиоузелда эшләгәндә, эшче яшьләр мәктәбендә укуын дәвам иткән. Аны тәмамлагач, Алабуганың мәдәни-агарту училищесына укырга кергән. Аннан соң Тәтештә балалар бакчасында, балалар йортында, пионерлар йортында, музыка һәм урта мәктәпләрдә музыка, җыр фәненнән укыткан.
Бәһрам Галиев 2001 елның 2 мартында вафат булган.
Раиса Красноперова, кызы:
– Минем әти җор телле кеше иде, мәзәкләр сөйләргә һәм шаяртырга яратты. Ул балаларны бик яратты һәм яннарыннан узганда игътибар итмичә калмый иде: аларны рухландырып җибәрә һәм кирәк булганда, әгәр бала көйсезләнсә, тынычландыра алды. Көнкүрештә ул хуҗалыкчыл, пөхтә, җаваплы булды. Электр эшләрен яхшы белде, аңа үз куллары белән әйберләр ясау ошады.
Табигатьтә, бакчада йөрергә, бакчада эшләргә: су сибәргә, үсемлекләрне карарга бик яратты. Берничә сортта карлыган, чия, слива утыртканы булды. Бездә гел кош-корт: тавыклар, үрдәкләр, казлар бар иде. Барысы да аның инициативасы белән эшләнде – ул аларны карарга яратты. Ул ак үрдәкләр яратты, ә бервакытны бездә кызылсу-көрән төстәге үрдәк бәбкәсе барлыкка килде, ул башкалардан кечерәк һәм үзенә бер төрле иде. Ул ишегалдыннан һәрчак буага очып китеп, биек өрәңгеләрне узып, буа ярында оя кора иде. Әти аны һәрчак эзли һәм кыр үрдәге дип йөртә иде. Ул һәвәскәр балыкчы булды,
көймәсе, ике моторы бар иде, һәм вакытны Федор Архипович Арсеньев белән һәрчак Идел буенда уздырдылар. Аларның палаткалары, балык тоту кирәк-яраклары бар иде. Федор Архипович саламнан эшләпәләр үрде. Ял көннәрен без туганнар һәм дуслар белән бергә еш кына Идел ярында, утрауларда уздырдык. Учакта уха, бәрәңге пешердек, хуш исле үләннәр салып чәй кайнаттык. Бездә һәрчак яңа тотылган, ысланган, киптерелгән, тозланган балык була иде. Аларның барысы да әти үзе казыган базда сакланылды. Аңа туганнары ярдәм иттеләр. Ул аны цемент белән ныгытты, язын кар тутырды, һәм җәе буе анда ризыкларны саклау мөмкинлеге бар иде.
Безнең фатирда аның дуслары, күршеләр бик еш җыела иде. Һәрбер очрашуда җырлар башкардылар. Әти татарчаны да, рус телен дә яхшы белде. Ишетеп алып, баянда теләсә кайсы көйне өздереп уйный белде.
Кешеләр аны Евгений Хәбибуллович буларак белделәр. Ул үзенең чын исемен бары тик 14 яшьтә чагында, җидееллыкны тәмамлагач кына белгән. Әнисе аны Җәүдәт (Женя) дип йөртте. Ә әтисе аны, үзенең дусты хөрмәтенә, Бәһрам дип яздырткан.
Константин Лебедев, укучысы:
– Музыка мәктәбендә мин Евгений Хәбибулловичта нибары бер ел гына укыдым, шулай да әлеге вакыт эчендә ул миңа күп нәрсәләрне өйрәтте. Урта мәктәптә безне шулай ук җырдан да укытты! Баянда үзе уйнап, безнең белән бергә җырлый иде.
Барлык уку вакытында мин Евгений Хәбибулловичның дәрескә соңарып килүен һәм килми калган чакларын хәтерләмим. Ул һәрчак пөхтә, зәвыклы киенгән булыр иде, әдәпле итеп сөйләште.
Алар әтием белән дуслар иделәр: икесе дә – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Идел ярындагы шәһәрдә туып-үскән кешеләр, шуңа күрә аларның уртак эшләре күп булды.
Карело-фин полькасын башкара белүе аның югары осталыгы булып саналды. Евгений Хәбибулловичның сурәте күз алдында тора, шул вакытта, теләсә нинди һава торышы, буранмы яки җепшек кар булсынмы, кулына авыр футлярын күтәреп, ул дәресләргә ашыга иде.
фотоны Лариса Дианова такъдим иттте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев