Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Федор Гарвардт кырыс һәм гадел укытучы булган

Федор Гарвардт исеме шәһәр­леләргә яхшы таныш: ул утыз елга якын Тәтеш укучыларын немец теленә өйрәткән.

(Тәтеш, 10 сентябрь, Тәтеш таңнары). Федор Владимировичның чын исеме – Фольмар. Ул 1929 елның 2 декабрендә Кырым Республикасының Джанко районы Иоганесфельд авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында гаилә репрессияләнгән һәм Коми Республикасына җибәрелгән. Әтисе – мәктәп директоры, әнисе балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Федор Владимирович исән чагында, үзенең кече яшьтән үк урман кисүдә эшләгәнлеген әйтә торган булган. 

Ул 1949 елда Сыктывкар педагогия училищесын тәмамлаган, башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген алган. Тумышы белән безнең шәһәрдән булган хатыны белән бергә 60нчы еллар башында Тәтешкә күченеп кайткан.

Федор Владимирович беренче вакытларда районның мәгариф бүлегендә запас­тагы укытучы булып эшләгән, аннары Кадыш авылында сигезьеллык мәктәптә завуч һәм укытучы булган. 1965 елның августыннан 1нче сигезьеллык мәктәптә немец теленнән укыткан. 1971 елда педагогия коллективы белән бергә Тәтешнең 2нче урта мәктәбенә эшләргә күчкән, анда ул 1989 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы эшләгән.
Аның тырышлыгы ярдәмендә 1977-1978 елларда 6нчы А сыйныфы “Берәү барысы өчен һәм барысы берәү өчен” телевизион уенында беренче урынны алган. Бу хактагы сюжетны телевидениедән күрсәткәннәр.
Федор Гарвардт 1998 елда вафат булган.

Вера Титова:

– Федор Владимирович укытучы буларак төгәл кеше иде, хезмәттәшләре һәм балалар аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Сигезьеллык мәктәптән без Тәтештәге 2нче урта мәктәпкә эшләргә бергә килдек. Федор Владимирович Твардовскийны бик яхшы укыды. Мәктәп белән кайда да булса чыгыш ясасак, без аның сәхнәдән шигырь укуын сорый идек.
Ул табигатьне бик яратты. Гөмбә, җиләк җыярга, балык тотарга йөрде. Уха яратты. Күп вакытын дачада үткәрде. Һәрвакытта гади итеп киенде, озын буйлы һәм ябык гәүдәле иде.

Татьяна Дружинина: 

– Мин мәктәпкә яшь педагог буларак килгәндә, Федор Владимирович инде берничә елдан бирле шунда эшли иде. Аңардан үрнәк алырга мөмкин булды. Ул бик зыялы, акыллы, укыткан фәнен бик яхшы белә иде.

Римма Афанасьева: 

– Федор Владимирович ярдәмендә безнең сыйныф Германиядәге балалар белән хат язышты. Ул кырыс, үзенчәлекле юмор хисенә ия иде. Аның һәрвакытта барысына да үз карашы бар иде. Малайларның дәресне өйрәнми килергә кыюлыклары җитмәде. Аның дәресләрендә без бик күп тәрҗемә иттек, һәм мин институтка кергәч, төркемдә миңа тәрҗемә җиңел бирелде. Федор Владимировичка безне тәрҗемәгә өйрәтү насыйп булды. 

Галина Кондакова: 

– Безнең сыйныфта Сережа Ванюхин укыды, немец теленнән аның бишлеләре бар иде. Бу фән аңа җиңел бирелде, һәм Федор Владимирович аның югары белем алуын бик тә теләде. Ул педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керсен дип юллама алуга иреште. 
Мәктәп елларында чакта Федор Владимирович безгә еш кына төрле-төрле проектлар эшләргә куша иде, шуларның берсен мин Германиягә багышладым. Берничә ел узды, һәм мин Тәтешнең 2нче мәктәбенә эшләргә килгәч, ул миңа проектымны күрсәтте һәм: “Аңарда никадәрле чыгарылыш укып өйрәнде!” – диде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев