Исеме балык заводының Мактау китабына кертелгән
Исеме балык заводының Мактау китабына кертелгән Шәһәрле Елена Добрынина 1975 елда илдәге иң яхшы эшчеләр – комсомоллар арасында Мәскәүдә Җиңү байрагы янында фотога төшкән көнне үзенең тормышындагы иң әһәмитяле вакыйгаларның берсе дип санаган.
(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрле Елена Добрынина 1975 елда илдәге иң яхшы эшчеләр – комсомоллар арасында Мәскәүдә Җиңү байрагы янында фотога төшкән көнне үзенең тормышындагы иң әһәмитяле вакыйгаларның берсе дип санаган.
Елена Васильевна 1951 елның 25 июнендә Тәтештә Гоголь урамында, балыкчы Василий Амплеев гаиләсендә туган. Зәңгәрсу Идел киңлекләре аны балачактан ук җәлеп иткән, һәм төрле балыклар белән тулы ятьмәләр аңарда тирән тәэсирләр калдырган. Әти-әнисе, абыйлары һәм сеңелләре белән алар көймәдә йөзеп Иделнең капма-каршы ярына еш кына гөмбә җыярга чыкканнар.
Мәктәпне тәмамлагач ук ул Тәтешнең балык заводында балык эшкәртү хезмәткәре булып эшли башлаган. Аннары – бригадир, соңрак мастер булган. Елена Васильевна производствода эшләгәндә бер үк вакытта кичке мәктәпне дә тәмамлаган, Ленинградта квалификация күтәрү курсларында укып кайткан.
Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул намуслы һзм хезмәт сөючән булган, шуңа да кешеләрнең хөрмәтен яулаган һәм район Советының халык депутаты итеп сайланган. Мәскәүдә 1975 елда Җиңүнең 30 еллыгына Бөтендөнья яшьләр акциясе узган, анда төбәкләрдән иң яхшы комсомоллар чакырылган. Елена Васильевна да алар арасында булган.
Елена Васильевна РСФСРның балык хуҗалыгы министрлыгы һәм азык промышленносте профсоюзы эшчеләренең үзәк комитеты, Татария балык промысле, КПССның Тәтеш районы комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, берничә тапкыр “Һөнәре буенча иң яхшы хезмәткәр” исеменә лаек булган. Озак еллар намуслы хезмәте һәм балык заводының иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен хезмәт ветераны Елена Добрынинаның исеме предприятиенең
Мактау китабына кертелгән.
Ул үзенең җитмеш яшьлеге якынлашканда, 2021 елның 30 апрелендә вафат булган.
Татьяна Гришина, кызы:
– Әни үзенең хезмәтен, коллективын бик яратты. Аның өчен балык заводы – икенче йорты, ә коллектив – икенче гаиләсе кебек булды, чөнки заводта ул 36 ел эшләде. Балачакта мин аның янына заводка барырга яраттым. Цехларда Иделдә тотылган төрле балыклар бик күп иде, бигрәк тә зур җәенннәр тәэсирләндерде. Ул аларны ничек итеп тозлаулары, ыслаулары һәм киптерүләре хакында сөйләде. Алардан әни пешергән теләсә нинди ризык, бигрәк тә балык котлетлары, бик тәмле була иде. Минем һәм кызым өчен ул иң кайгыртучан, яраткан әни һәм әби булды. Ул тормышта безне кешеләргә карата игелекле һәм ихтирамлы, намуслы һәм хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә тырышты.
Лидия Панова, сеңелесе:
– Без гаиләдә җиде бала, Елена – олысы иде. Ул балык заводында 16 яшьтән, завод таралганчыга кадәр, эшләде. Хезмәте буенча алга барды, шулай да аның хезмәт кенәгәсендә эш урыны хакында фәкать бер генә язу бар. Ул хезмәт сөючән иде, пристаньда катерьлардан балык тутырылган әрҗәләрне үзе бушатты. Әнинең вафатыннан соң ул безнең өчен өлкән булып калды, аны алыштырды дияргә була. Еленаның дуслары бик күп иде, аның өендә һәрвакытта кунаклар булды. Ул пилмән яратты һәм аны бик тәмле итеп пешерде, әле тагын койкасы да бик тәмле килеп чыга иде. Юбилеен бәйрәм итәргә җыенганда, аның якты дөньядан китүе безнең өчен көтелмәгән әрнү булды.
Александр Матаев, җитәкчесе:
– Елена Васильевна балыкчы гаиләсендә туды. Башта балык заводында балык эшкәртүче булып эшләде, квалификациясен күтәргәч бригадир, шуннан соң мастер булды. Ул әдәпле, эшләргә яратучы кеше иде, эштә тоткарланганда үзенең шәхси вакыты белән хисаплашмады, чөнки балык – тиз бозыла торган товар һәм аны бик тиз арада эшкәртергә кирәк иде.
Нина Сударикова, дусты:
– Елена белән без кичке мәктәптә бергә укыдык, 1968 елдан дус булдык һәм бер тапкыр да ачуланышмадык. Ирләребез дә дус иделәр. Ул йомшак холыклы, һәркемгә сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзер иде, яхшыларны да, начар кешеләрне дә, барысын да кызганды. Һәрчак күтәренке рухта йөрде, сөйләшкәндә еш кына шаян әйтемнәрне кулланды. Аның хәтта нинди дә булса проблемалары булса да, барысын да шаяртып уздырып җибәрергә тырышты.
Николай Евстигнеев, хезмәттәше:
– Елена Васильевна белән без ун ел бергә эшләдек, ул – мастер, мин суыткычлар буенча мөдир идем. Ул киң күңелле кеше иде, аны хөрмәт иттеләр һәм гамәли эшләрдә зур тәҗрибәле белгеч буларак бәяләделәр. Балык эшкәртү цехындагы хезмәткәрләр аны ихтирам иттеләр һәм яраттылар. Ял тәнәфесләре вакытында ул эшчеләр белән бергә чәй эчә һәм ихластан аралаша иде. Елена Васильевна бик кунакчыл булды: әгәр аңа кунакка барып эләксәң, һичшиксез табын кора иде. Коллективта без аны шаяртып “әни” дип йөрттек, ә бу бик зур мәгънәгә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев