Хатта – күңел кичерешләре
Әлеге язмада игелекле гамәлләре белән күпләрне сөендереп яшәгән киң күңелле Наҗия Әхмәтсафа кызы Садыйкова турында сүз бара.
(Тәтеш, 22 май, "Тәтеш танңары").
– Ул 1927 елның 27 сентябрендә Идел елгасының биек яр башына урнашкан Тәтеш шәһәрендә туа. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, ачлыкны, ялангачлыкны татый, – дип язган безгә юллаган хатында Язилә Гарипова (Абдрәхимова). – 1942 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаган үсмер кыз Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. 1945 елда уңышлы гына тәмамлап чыга.
“Башлангыч сыйныф укытучысы” дигән һөнәргә ия булуын раслаган дипломлы белгечне Келәш авылына укытучы итеп билгелиләр. Парта арасында утырган сабыйларның янып торган күзләре яшүсмер кызның бөтен күңелен биләп ала; эше мәктәптә белем бирү белән генә чикләнми: балаларның өйләренә бара, тормыш хәлләре белән таныша, әти-әниләренең балага карата мөнәсәбәтләре белән кызыксына, төпле киңәшләрен бирә, мохтаҗларга ярдәм итә.
1950 елда тормышка чыгу сәбәпле, башка районга күчәргә туры килә. Кайда гына яшәсә дә, Наҗия үзе теләп сайлаган укытучы һөнәренә турылыклы булып кала. Ни кызганыч: гаилә таркала. Нәрсә эшләргә, алга таба ничек яшәргә?
Язмыш җилләре аны ерак җирләргә алып китә. Бергә укыган кызлар Наҗия, Наташа, Саҗидә 1955 елда Урта Азия якларына юл тоталар. Наҗия Әхмәтсафа кызы югары классларда укыту, укучыларына тирән белем бирү өчен үзенә дә укырга кирәклеген аңлый һәм Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә. 1961 елда кулына югары белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы булуын раслаучы диплом ала. Укучылары Наҗия апаны яраталар, ата-аналар, коллектив хөрмәт итә.
Хат авторы уртаклашканча, 1980 елда Наҗия апага Тәтешкә кайтырга туры килә, чөнки әнисе Хәерниса апа авырып китә. Аңа кадер-хөрмәттә тәрбия кылып, соңгы юлга озата.
Аннары Наҗия апа мәдрәсәдә укый. Дини йолаларны үтәүдә, мәдрәсә тормышындагы барлык чараларны үткәрергә булышуда актив катнаша. Сәламәтлеге какшый башлагач, ул бухгалтерия эшләрен Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновка тапшыра һәм 93 яшендә бакыйлыкка күчә.
– Наҗия апаның рухына багышлап үткәрелгән һәр Коръән ашында Тәтеш мәчетенең имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт аның турында бик җылы, уңай, матур фикерләрен белдерә, – дип язылган хатта. – Әйе, бу сыйфатлар Наҗия апага хас иде. Кешеләргә яхшылык, изгелек эшләү аның тормыш кануны, шатлыгы, яшәргә көч бирүче чыганагы да иде. Кылган изге гамәлләре хакына аңарга Аллаһы Тәгаләбез озын гомер биргәндер дә.
“Гомер – мизгел,” – дибез. Әйе, гомер, чынлап та, кыска һәм бик тиз уза. Без дә мәңгелек түгел. Яшәгән кадәресендә яхшы эш-гамәлләр кылып калдырыйк. Игелек эшләүчеләрне кеше-
ләр онытмаслар, сагынып искә алырлар, хәтерләрендә сакларлар.
Язилә Гариповадан йомгаклау сүзе:
– Әнием – Галиева Мәрьям Хәбибулла кызы – Тәтештә туып-үскән. Казанда фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлагач, аны эшкә Шәлегә билгелиләр. Укытучы егет – Гарипов Харис Гариф улы белән танышалар, дуслашалар һәм өйләнешәләр. Әни бөтен гомерен Шәледә уздыра, авыл халкы аны бик ярата, “Безнең доктор Мәрьям” диләр. Ә мин, кече яшьтән, җидееллык мәктәпне тәмамлаганчы, җәйге каникулларны Тәтештә үткәрдем. Наҗия апалар гаиләсе белән әниләр гаиләсе кара-кар-
шы диярлек яши иде. Алар белән аралашып, киңәшеп яшәлде. Бибиҗиһан дәү әни (Хәбибулла дәү әтинең хатыны) ягыннан без туганнар да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев