Хәтта төннәрен дә аңа ярдәм сорап килгәннәр
Табиб Елена Подвальнаяның вафатына кырык ел вакыт узса да, өлкән буын тәтешлеләр аны үз эшенең остасы буларак искә ала.
Булачак табиб Елена Подвальная (Ильина) 1922 елда Тәтештә туган. Бөек Ватан сугышы елларында аның госпитальдә эшләгәнлеге һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүе күпләргә мәгълүм. Елена Тимофеевна 1945 елда Казан медицина институтын тәмамлаган һәм Түбән Тагилга киткән, НКВДда эшләгән, булачак ире, сугышта катнашкан Василий Григорьевич белән дә шунда танышкан. Аларның олы уллары Валерий Түбән Тагилда туган. Аннары гаилә Интага күченгән, ул вакытларда анда Интаның ГУЛАГ структурасында эшләүче төзәтү-хезмәт лагере – подразделениесе булган. Елена Тимофеевна биредә медицина хезмәткәре булып эшләгән. 1960 елда аның ире демобилизацияләнгән, һәм Подвальныйлар Тәтешкә кайтып төпләнгәннәр. Маяковский урамында яшәгәннәр.
Табиб-терапевт, саллы медицина тәҗрибәсе туплаган Елена Тимофеевнаны район хастаханәсенең поликлиника бүлегенә мөдир итеп билгеләгәннәр. Вакытлар узу белән ул тагын бер белгечлеккә – табиб-эндокринологка ия булган. Елена Подвальная берничә елдан соң баш табиб урынбасары вазифасыннан киткән һәм терапевт бүлеге мөдире булып эшли башлаган, 55 яшьтә пенсиягә чыккан. Аның шулай бик иртә лаеклы ялга чыгуы хезмәттәшләрен нык гаҗәпләндергән. Дәваланмый торган үпкә чире булуы моңа сәбәпче булган. Ул 1979 елда, 56 яшендә вафат булган. Гомере шулай кыска булуга карамастан, Елена Подвальная тәтешлеләрнең сәламәтлеген саклауга 20 елын багышлап, район медицинасында сизелерлек эз калдырган.
Подвальныйлар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Валерий бүгенге көндә Комсомольски-Амур шәһәрендә яши, кечесе Сергей – Астраханьда.
Сергей Подвальный, улы:
– Әни мине китап укырга өйрәтте, һәм һәр интеллигент һичшиксез музыка мәктәбен тәмамларга тиеш дип санады. Мин шулай эшләдем дә: фортепиано классын тәмамладым. Ул эш сөючән булды. Кешеләр аңа ярдәм сорап хәтта төннәрен дә килделәр. Ул мине, кечкенә баланы, кайчакларда калдырырга урын булмагач, үзе белән алды һәм ярдәм итәргә бара иде. Бервакыт без, берүзебез, караңгыда, пычракта өйгә кайттык, шул чакта мин “табиб булу ничек кыен” дип уйлап куйдым һәм беркайчан да табиб булмаячакмын дип хәл иттем, шулай да армиядә хезмәт иткәннән соң медицина институтына укырга кердем.
Әни чәчәкләр яратты. Алар бакчабызда үсте, ишегалдында – ясмин куаклары бар иде. Безнең йортта һәрвакытта татулык булды, балачагым бик бәхетле үтте, дип әйтә алам. Без бөтен гаиләбез белән җиләк, гөмбә җыярга йөрдек. Әнине җирләгәндә халык бик күп җыелды.
Александр Дубровский, сәламәтлек саклау ветераны:
– Аның лаеклы ялга китүе белән без килешеп тә бетмәдек: көч-кодрәтле, бик яхшы оештыра белү талантына һәм гаҗәеп табиблык сәләтенә ия, искиткеч мөлаем һәм күңел матурлыгына ия була торып, 55 яшьтә ничек итеп яраткан эшеңнән аерылу ди инде ул? Сәбәбе минем өчен ачы дөреслек буларак ачылды. Яшь аермасы булуга да карамастан, ул вакытта без бик дуслар идек. Мин аңардан бик күп яхшы сыйфатлар алдым, аларны аннары үземнең иҗади эшчәнлегемдә файдаландым, Елена Тимофеевнага моның өчен рәхмәтлемен. Район Советы рәисе урынбасары – Совет ягыннан сәламәтлек саклау кураторы буларак мин Елена Тимофеевнадан бүлектә терапевт сыйфатында эшләвен дәвам итәргә үтендем. Аның өендә сөйләштек, ул шунда миңа үпкәсенең төшереп ясалган нәтиҗәсен күрсәтте. Шулай да ул гаҗәеп тыныч иде. Табиб буларак ул үзенә күпме яшисе калганлыгын аңлый иде, әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев