Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Клавдия Линькованың хезмәт батырлыгы

Дүрт меңгә якын совет хатын- кызы халык хуҗалыгы өл­кә­лә­рендә ирешкән уңышлары һәм казанышлары өчен Социалис­тик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. Алар арасында безнең якташыбыз Клавдия Васина да (Линькова) бар.

(Тәтеш, 21 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Клавдия Александровна 1927 елның 29 апрелендә Тәтеш районы Нармонка авылында туа. 1945 елда Тәтештә авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаган 18 яшьлек кызны “Новый мир” колхозының кырчылык бригадасына звено җи­тәкчесе итеп билгелиләр. Аңа әнисе яшендә булган тәҗрибәле кешеләр белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. Игенче эше Клавдия өчен гадәти эш була: аны әнисе 7 яшеннән үк үзе белән кырга алып йөри: урак белән урарга, көлтәләр бәйләргә, чабарга, иң мөһиме – җирне яратырга өйрәтә.

Клавдия звеносына көзге ­бодай игүне йөклиләр. Аны сугышка кадәр дә үстерәләр, әмма уңыш түбән була. Җирле климат шартлары бу культура өчен начар, дигән ныклы фикергә киләләр. Колхоз рәисе: “Линькова, бөтен өмет синдә”, – дигән. Ул риза була һәм тырышып эшкә керешә. Кайда авыр, шунда эшкә алына, коллектив бөтен җирдә кызга ярдәм итә. Клавдия үзлегеннән белем ала, агротехника буенча китаплар укый, Буа сорт сынау участогы тәҗрибәсен өйрәнә, Казан селекция станциясе һәм Куйбышев тәҗрибә кырының күпьеллык тәҗрибәсе белән таныша.

Линькова звеносы ярдәмендә әзер­ләнгән туфракка бодай һәм арыш орлыгы чәчелә һәм тиздән алар шытымнар белән сөендерә. Кышын кар тоталар. Яз көне чәчүлекләрне органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар, армый-талмый утау алып баралар. Урак өсте җиткәч, иген басуында ашлык тыгыз булып тула, бу игенчеләрнең күзләрен иркәли. Элек звеноның мәшәкатьләренә ышанмыйча караган кешеләр тынып кала.

Линькова участогында игеннәр урып-суктырылгач, бодайның уңышы  гектардан 28,6 центнер тәшкил иткән, арышның һәр гектарыннан – 30,4 центнер. Бу моңарчы күрелмәгән күрсәткечләр була, чөнки “Новый мир” колхозы өчен иң яхшы булган 1939 елда уңыш нибары 16 центнер гына була.
1948 елда Клавдия Линькова Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале белән бүләкләнә. Аңа бүләкне Буада узган киңәшмәдә тапшыралар, анда республиканың иң яхшы игенчеләрен җыялар. Социалистик Хезмәт Герое исеме колхоз рәисе Михаил Зотовка да бирелә, 24 авыл хуҗалыгы артеле хезмәтчәне орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Клавдия Александровна 1948 елдан терлекче, ферма мөдире булып эшли, җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә. 1969 елдан 1971 елга кадәр  Федоровка авыл Советы рәисе булып эшли. ТАССР Югары Советы депутаты була.

Клавдия ­Александровна го­меренең соңгы елларында Саратов шәһәрендә яши. 2016  елның 2 августында вафат була. 
Ленин ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Аның исеме Татарстан агросәнәгать комплексы­ның Хезмәт геройлары китабына кертелгән.

1973 елда “Авангард” газетасында дөнья күргән “үз язмышына үзе хуҗа” мәкаләсендә Клавдия Линькованың биографиясеннән 
сакланган өзекләр:

“Клавдия Александровнага улының (автор искәрмәсе: улы Петр) нык характерлы булып үсүе ошый:  беркайчан да зарланмый, (...) улын елак бала итеп түгел, ә менә шундый  кыю һәм тәвәккәл итеп үстерергә теләгән. Өлкән балаларын да ул Петр кебек тәрбияләгән. Алар буй җитеп, туган нигездән чыгып киткәннәр. Мария – инженер, Алексей да тиздән инженер булачак. Сергей – армиядә. Тиздән өенә кайтачак. Әлегә икәү генә яшиләр: Клавдия Александровна ирен биш ел элек җирләгән. Язгы сулар кебек еллар уза. Инде 47 ел гомер узып та киткән, алар гел яхшы гына бармаган”... “Иң гади, шул ук вакытта авыр да булган хезмәтне, яшь чагындагы кебек үк башкара, һәм ирексездән аның кыюлыгына, тыйнаклыгына, гадилегенә сокланып куясың”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев