Күренекле шәхесләргә бай минем газиз халкым
Келәш авылы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Сания Борһанова хөрмәтле укытучысы Мәрьям Гарәфетдин кызы Гарәфетдинова турындагы хатирәләре белән уртаклаша.
(Тәтеш, 12 февраль, «Тәтеш таңнары»). Келәш авылы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Сания Борһанова хөрмәтле укытучысы Мәрьям Гарәфетдин кызы Гарәфетдинова турындагы хатирәләре белән уртаклаша.
“Мәктәп элек-электән авылның көзгесе, ә укытучы һәрвакыт иң мөхтәрәм, иң абруйлы кеше саналган. Сүзем бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, меңләгән яшүсмерне олы тормышка озаткан, үз кыйбласын үзе табып, авыл балалары өчен гыйлем хәзинәсенә җуелмас сукмаклар сала белгән игелекле асыл зат – Мәрьям апа Гарәфетдинова турында, – ди күңел кичерешләрен чишеп Сания Ибраһим кызы. – 1941 елның сентябрендә 18 яшьлек кыз Келәш мәктәбенә укытучы булып кайтып, 37 ел дәвамында армый-талмый эшләгән. Шушы еллар эчендә ул башлангыч сыйныфларда белем биргән, өлкән сыйныфларда тарих укыткан, мәктәп директоры вазыйфаларын башкарган, гыйлем дигән бөек хәзинәнең нигез ташларын салган, сугыш дигән афәттән кыерсытылган нәүмизләрдә киләчәккә өмет чаткыларын кабызган. Чәчәк кебек чагын, гомеренең асыл елларын мәгарифкә багышлаган Мәрьям апаның фидакарьлегенә, тәвәккәллегенә, чыдамлыгына сокланмый мөмкин түгел. Авылдашлар күңелендә аның хакындагы матур хатирәләр әле дә онытылмый. Гарәфетдинова Мәрьям апа һәрвакыт җыйнак төс-кыяфәте, тигез итеп тарап үргән чәчләре, ап-ак блузкасы, гәүдәсенә ятышлы сарафаны, иңбашына салган аксыл яулыгы һәм иң мөһиме – күзләрен кысыбрак елмаюы, хәзер менә бер матур сүз әйтәм дип торган күперенке иреннәре белән укучыларының хәтерендә саклана”.
Дилбәр Ахманова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы: “Горурланып әйтим әле: Мәрьям апа минем беренче укытучым – башлангычта укырга-язарга өйрәтүче. Педагогик эшчәнлегемнең беренче адымнарын да Келәш мәктәбендә остазым директор булып эшләгәндә ясадым. Мәрьям апа кебек күпкырлы шәхес белән иңгә-иң куеп эшләү бәхете насыйп булды миңа. Шуның өчен язмышыма гомерем буе сөенеп яшим. Бик тә итәгатьле, көр күңелле, ышанычлы, төпле кеше иде ул Мәрьям апа: таныш-белешләренә яхшылык кылырга дип атлыгып тора, кара көнчелек, юкка-барга сүз куерту кебек чирләр кагылмаган аңа. Ул җәмәгать эшләрендә дә актив: агитатор, сайлау комиссиясе әгъзасы, хатын-кызлар советы рәисе. Олы йөрәкле, язмыш китергән авырлыкларны зарланмыйча, тешен кысып, үз җилкәсендә күтәрә алган ана да ул. Балаларын җил-бураннардан саклап, аларны олы юлга чыгаруда көченнән килгәннең бөтенесен эшләде. Балалары да шушы фидакарьлеге өчен чын-чыннан хөрмәтлиләр, олылыйлар үзен”.
Гөлгенә Садыйкова, балалар бакчасы педагогы: “Якты күңелле, киң эрудицияле, кешеләр белән аралашырга яратучы Мәрьям апабызны кичәләрдә иренмичә үткәннәрне искә алып чыгыш ясаган хәлдә күз алдында тотабыз. Чыгыш ясау, тамашачыны үзенә генә каратып-тыңлатып тору сәләте көчле иде шул аңарда. Аяклы энциклопедия дисәң дә ялгыш булмас, сәгатьләр буе сөйләр иде. Тарих дәресләрендә тактага акбур белән сыза-сыза имана җирен аңлатканы, колбиләүчелек һәм феодализм чорларының үзенчәлекләре аермасын төшендергәне әле хәзер генә кебек... Ул – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе”.
Гөлчәчәк Галимова, китапханәче: “Миңа, ни аяныч, Мәрьям ападан белем алырга туры килмәде. Тик авыл тарихы сәхифәләренең битләрен безнең буын аның хатирәләре аша да ачты. Ул сөйләгәндә без, тыңлаучылар, кино караган кебек үткәннәрне күзаллап тора идек. Соклангыч, каян килгән гади авыл укытучысына шундый ораторлык сәләте! “Хатирә” фольклор ансамблен гармунчылы итүдә дә аның катнашы бәхәссез. Сеңлесе Галия апа Камалетдинованың кулына гармун тоттыручы нәкъ менә Мәрьям апа булган. Талантлы кызны район сәхнәсенә чыгарып, аңа канат куючы, иҗат дәрте уятучы да ул. Галия апаның гармун моңнары белән хозурланганда Укытучыбызга да рәхмәт хисләребез уяна“.
Фәһим Галимов, Тоншерма мәктәбе директоры: “Бертуган сеңелесе Камәрия апаларга кайткан вакытында мәктәптә, мәдәният йортында үткәрелгән кичә-очрашуларга бик теләп йөреп, үзенең хатирәләре белән уртаклашып, дөньяга ачык карашлы, зирәк зиһенле Мәрьям апабыз бу чараларның аерым бер бизәге, күрке булды. Мине бигрәк тә аның хәтеренең әйбәт, сөйләменең төзек-чиста булуы сокландыра иде. Ул тәмле итеп, күңелләрнең барлык кылларын тибрәтеп, үткәннәрне яңартып, хис-уйларны кузгалтып сөйли иде. Әле тагын ул үзе шикелле ак яулыклы әбиләр белән бергә мәчетебездә эшләп килүче мәдрәсәбезгә йөреп, дин гыйлеме дә алды, гарәп хәрефләрен үзләштереп, тәҗвид кагыйдәләре белән Коръәни Кәримне укырга да өйрәнде. “Тормыштан канәгатьсезләнеп, уфтанып йөргән кешеләрне аңлый алмыйм, дөнья шулкадәр матур, шул матурлыкны тоеп яшәү – үзе бәхет”, – дия иде ул. Мәрьям апаның улы Рөстәм абый да хөрмәткә лаек, яшь буынга үрнәк булырлык шәхес. Сәламәтлегенә кагылышлы проблемаларны җиңеп барып, гомере буе белемгә омтылып (бүген ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала), тормышыннан ямь табып, гомерлек яры Рәсүлә апага таяныч, балалары-оныкларына гына түгел, барлык авылдашларына да өлге булып гомер кичерә ул. Ә аның газиз әнисе – укытучыга хас булырга тиешле бар сыйфатларны үзендә туплаган Мәрьям апа авылдашлары хәтерендә озак яшәр”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев