Николай Ванямов кешеләрне ярты гасыр дәвалаган
Николай Яковлевич 1922 елның 13 июнендә Тәтеш кантоны Тоншерма авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган.
(Тәтеш, 5 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Николай Яковлевич Ванямов Тоншерма ФАПына илле елдан күбрәк мөдирлек иткән.
Николай Яковлевич 1922 елның 13 июнендә Тәтеш кантоны Тоншерма авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Биредә ул җиденче сыйныфны тәмамлаган һәм фельдшерлык мәктәбенә укырга кергән. 1939 елда туган авылына кайткан һәм фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли башлаган.
“Безнең Тоншермада 1939 елның көзендә кечерәк фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Кемдер моңа ышанмады, югыйсә райондагы зур торак пунктларда – Монастырскийда һәм Олы Шәмәктә мондый пунктлар инде эшләсә дә. Район үзәгеннән иң еракта урнашкан һәм Шигали, Козловка, Медведовкага йөреп хезмәт күрсәтү белән эпидемиология буенча чиктән тыш имин булмаган Тоншерма авылында да хәзер тагын бер шундый торак пункт ачу мөмкин булды, – дип язган үзенең хатирәләрендә Николай Яковлевич. – “Табибка” күпкырлы булырга, авыруларны барлык белгечлекләр буенча кабул итәргә туры килә”.
Николай Ванямов шушы ук елның октябрендә Тәтеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырылган, ул бу чакта хәрби хезмәтенең 6 елга сузылуын белмәгән – сугыш башланган. Санитар взвод командиры, медицина хезмәте лейтенанты бары тик 1945 елның декабрендә генә хәрби хезмәттән киткән. Бәрелешләр арасында булган тәнәфесләр, сирәк кенә ял иткән вакытларда ул көндәлек алып барган, шигырьләр иҗат иткән, җырлар язган, рәсем ясаган. Германиядә булган һәм Рейхстаг бинасына үзенең фамилиясен язып калдырган.
Николай Яковлевич туган җиренә кайткач, 1946 елның февраленнән Тоншерма авылы хастаханәсе фельдшеры итеп билгеләнгән. Акушерка Анастасия Васильевнага өйләнгән. Ванямовлар гаиләсендә өч бала: ике кыз – Татьяна белән Вера һәм уллары Валентин туган.
Сугыш ветеранына чирләр белән көрәшергә туры килгән. Сугыштан соңгы авыр елларда инфекцияле һәм башка чирләр кимемәгән, ә киресенчә, арткан: дистрофия, туберкулез, дифтерия, бума ютәл, бизгәк, чәчәк авыруы (әлеге барлык йогышлы чирләр 50нче еллар ахырында юк ителгән диярлек). Сугыш вакытындагы табигый басылып торудан соң, сугыш тәмамлангач кинәт Тоншермада туучылар саны арткан, бер елга кырык-иллешәр бала туган. Ул чакта барлык сабыйлар да диярлек өйдә тудырылган. Йөклеләр һәм сабыйларны карап торырга кирәк булган. Николай Яковлевичның хатыны Анастасия Ванямова әлеге авыр һәм җаваплы эшне утыз ел дәвамында башкарган.
Николай Ванямов 1997 елның гыйнварында вафат булган.
Александр Дубровский, хезмәттәше:
– Миңа Николай Яковлевич белән, мин үзәк район хастаханәсендә яшь белгеч буларак эшләгән чагымда, җитмешенче елларның икенче яртысында, ул башта табиб-оториноларинголог, аннан дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары булганда эшләргә насыйп булды. Моннан тыш әле, 1988 елның июлендә, баш табиб буларак, Ванямовтан – район медицинасының әлеге хөрмәтле ветераныннан – ул вакыттагы Тоншерма ФАПына, ФАП мөдире декрет ялында булган чакта, мөдирлек итүне алырга үтенгән идем. Николай Яковлевич, олы яшьтә булуына карамастан, ризалашты. Ванямов кебек белгечләр – үз эшенең осталары, алар авыл халкының сәламәтлеген саклауга бөтен барлыгын бирделәр, Тәтеш районының сәламәтлек сагында бик күп хезмәт куйдылар.
Зоя Кузнецова, педагог:
– Николай Яковлевич туган авылында эшләде, туган җиренә файда китерде. Ул күпкырлы шәхес иде, музыканы, җырларга яратты, искиткеч итеп баянда уйнады. Үзешчән сәнгатьтә катнашты. Игелекле, ярдәмчел, кызыклы әңгәмәдәш иде.
Холкы буенча көчле кеше булды, үзенең сәламәтлегеннән беркайчан да зарланмады, башкаларны дәвалады. Кешеләргә ихлас мөнәсәбәттә булды, аларның авыр язмышларын аңлады, тормышта кирәкле файдалы киңәшләрен бирде. Рәсем ясау аерым бер шөгыле иде. Ул рәсемне чын күңелен биреп, илһамланып, аеруча да гүзәл табигать күренешләрен ясады. Аның рәсем ясар өчен хәтта кырда махсус урыны да бар иде. Мәктәп музеенда аның рәсемнәре һәм картиналары белән альбомнары сакланып калган. Николай Яковлевич кешеләр күңелендә җаваплы, эчкерсез, тормышны яратучан кеше буларак уелып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев