Район мәдәният йорты аның башлап йөрүендә төзелгән
Хезмәт ветераны Иван Лисовның күп сандагы хезмәт бүләкләре арасында Тәтеш районы мәдәният йортын төзегән өчен ТАССР Мәдәният министрлыгы грамотасы да бар.
(Тәтеш, 14 июнь, "Тәтеш таннары"). Иван Васильевич 1921 елның 19 сентябрендә Воронеж өлкәсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Воронеждагы 16нчы заводка өйрәнчек буларак эшкә урнашкан. Бөек Ватан сугышы башында завод белән бергә Казанга эвакуацияләнгән.
Нормировщиктан алып Казан мотор төзелеше заводының цех начальнигы урынбасарына кадәрге юлны узган. СССРның Авиация сәнәгате министрлыгының Казан авиация техникумын тәмамлаган.
1953 елда аны Дәүләки МТСна баш инженер вазифасына күчергәннәр, ә җиде елдан соң ТАССР Апас районы Ильич исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләгәннәр. 1973 елда Тәтештәге “Татколхозстрой” СМУда начальник булып эшли башлаган, анда 1989 елга кадәр хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккан.
1980 елда КПССның Тәтеш райкомы әгъзасы булып торган, 1984 елдан – Татария АССР халык депутатларының Тәтеш шәһәре Советы депутаты. Өйләнгән, ике бала тәрбияләп үстергән.
“Фидакарь хезмәт өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәттә аерылып торган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 2000 елның 30 маенда вафат булган.
Дмитрий һәм Марина, оныклары:
– Бабай бик кырыс, ләкин гадел булды. Гади ризыкны яратты, зәвыклы киенде, аның галстуклары һәм костюмнары күп төрле иде. Ул чакта безгә бу шундый рәсми булып тоелды, еллар узгач бу аның пөхтә һәм күнегелгән гадәте булуын аңлыйбыз.
Бабай документларны төгәл белде. Һәрчак үзеңә генә ышанырга, һәм ни генә килеп чыкса да, гаиләңә ышанырга кирәклегенә өйрәтте. Тормышта бары тик шулай гына нәрсәгәдер ирешеп була. Чын дуслар алар гомерлек, дия иде.
Юрий Николаев, хезмәттәше (СМУда прораб булып эшләгән):
Иван Васильевич көчле җитәкче булды. Аның вакытында безнең төзелеш-монтаж участогы хезмәткәрләре өчен йортлар, район мәдәният йорты, катнаш азык заводы, махсус хуҗалыклар, дуңгыз фермалары, Тәтеш районында сарык фермалары төзелде. Һәр эш көне иртәнге сәгать 7дә планеркадан башланды, ә өйгә кайчакларда караңгы төшкәч кенә кайта идек. Безне машинага утырта да, бергәләп объектлар буйлап күзәтеп йөрергә дип безне бик еш алып китә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев