Рәссам-реалист Иван Гугоров иҗаты Тәтеш белән нык бәйле
Рәсем ясау пумаласы белән эшләү осталыгы күпләргә таныш та түгелдер, мөгаен, шулай да якташыбыз проекты буенча төзелгән “Чәй йорты” һәм “Десерт-холл”ны чын сәнгать әсәре, алар беркемне дә битараф калдырмый дип, бернинди арттыруларсыз әйтергә була.
(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Рәссам-реалист Иван Гугоров иҗаты Тәтеш белән нык бәйле.
Рәсем ясау пумаласы белән эшләү осталыгы күпләргә таныш та түгелдер, мөгаен, шулай да якташыбыз проекты буенча төзелгән “Чәй йорты” һәм “Десерт-холл”ны чын сәнгать әсәре, алар беркемне дә битараф калдырмый дип, бернинди арттыруларсыз әйтергә була.
Иван Евгеньевичның иҗади сәләтен үстерүдә аның гаиләсе зур әһәмияткә ия. Ул 1921 елның 31 августында аптека провизоры Евгений Иванович һәм шәфкать туташы Екатерина Семеновна гаиләсендә дүртенче бала булып якты дөньяга туа. Әтисе скрипкада уйнаган, әнисе гитарада уйнап, матур итеп җырлаган. Бабасы Иван Горбуновның (гаилә бу фамилияне инкыйлабка кадәр йөрткән) сәүдә лавкасы булган, өстәвенә әле җәмәгать биналарын буяу белән шөгыльләнгән, Казанда гөмбәзләр һәм чиркәүләр буяган. Буяуларны ул чит илдән кайтарткан, җитен маен зур чаннарда үзе кайнаткан. Әтисенең кечкенә сеңлесе дә шулай ук рәсем ясау белән мавыккан. Иван мәктәпне тәмамлагач, Казандагы сәнгать училищесына укырга кергән, әмма бер елдан соң, 1939 елда, армиягә алганнар. Һава-хәрби көчләрендә хәрби очышларда радист-укчы булып хезмәт иткән. Соңрак Ерак Көнчыгышта аэродром радиостанциясендә начальник булган. Үзенең булачак хатыны, шәфкать туташы Татьяна белән фронтта танышкан. 1946 елның августында офицер исемендә демобилизацияләнгән һәм училищеда укуын дәвам иткән. Бер үк вакытта офицерлар йортында баш рәссам булып эшләгән. 1949 елда Тәтештәге урта мәктәпкә сызым һәм рәсем укытучысы итеп җибәрелгән. Аннары Куйбышев шәһәренең (хәзерге Самара) педагогия училищесында эшләгән. Кайткач, берьюлы ике эшне башкарып, Тәтеш педагогия училищесында хезмәт куйган, 1нче сигезьеллык мәктәп аның төп эш урыны булган, Иван Евгеньевич анда дәресләр үткәрү өчен остаханәләр булдырган, алга таба алар өч мәктәп өчен базага әйләнгән. Иван Евгеньевич 1961 елда гаиләсе белән Лениногорскига күченгән һәм училищеда укыта башлаган. Сәнгатьне, үзенең һөнәрен яраткан. Күп эшләгән, табигать күренешләрен, портретлар, натюрмортлар ясаган, мозаика һәм чеканка эшләү белән мавыккан. Аның хезмәтләре профессионалларда гына түгел, шулай ук рәсем сәнгатен яратучыларның барысында да кызыксыну һәм соклану уяткан. Искиткеч музыкаль сәләткә ия булып, тынлы оркестр оештырган, анда трубада уйнаган.
Иван Евгеньевич 1981 елда туган шәһәренә кайткан. Бөек Ватан сугышы батырларының портретларын, Идел күренешен, акварель натюрмортлар ясаган. “Чәй йорты” һәм “Десерт-холл” аның проекты буенча төзелгән, алар үзләренең кабатланмас архитектуралары белән бүгенге көнгә кадәр тәтешлеләрнең һәм шәһәр кунакларының игътибарын җәлеп итеп торалар.
Сизгер, ярдәмчел, сәләтле педагогны шәкертләре яраткан һәм хөрмәт иткән. Иван Евгеньевич аларны илһамландырып, тирә-як дөньяның матурлыгын күрә белү сәләтен тәрбияләгән. Рәссам даими хезмәте, таланты ярдәмендә үзенең укучыларының, күңеленә хуш килгән кешеләрнең һәм шәһәребездә яшәүчеләрнең йөрәгендә якты истәлекләр калдырган.
Тәтешнең ҮКС материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев