Табиблар династиясеннән
Табиблар Иван Фадеев белән аның кызы Нинаның исемнәре Тәтеш районының медицина тарихына алтын хәрефләр белән язылган.
(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Иван Платонович 1891 елда туган. 1914 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган, ә 1918 елда аны Казан губернасының Шонгут участок хастаханәсе мөдире итеп билгеләгәннәр. 1929 елдан 1940 елга кадәр – Тәтеш хастаханәсендә, ә Бөек Ватан сугышы елларында Казанда эвакогоспиталь табибы булып эшләгән. Сугыш тәмамланганнан соң, Тәтеш шәһәренә кайткан, пенсиягә чыкканчы участок табибы, судмедэксперт, патологоанатом булып эшләгән.
Иван Фадеев “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, Ленин ордены һәм башка бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Сугыш вакытында да, тыныч вакытта да озак еллар намуслы хезмәте өчен аңа 1950 елда “Татарстан АССРның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелгән.
Аның кызы Нина Фадеева 1921 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, әтисе юлыннан киткән, Казандагы медицина институтына укырга кергән.
1941 елның 22 июне – якшәмбе көн – аның хәтеренә мәңгегә кереп калган, чөнки шул чактан алып “... коточкыч, канкойгыч, илебез тормышындагы авыр вакытлар...” башланган. Нина Тәтештә, бакчада утыра, имтиханнарга әзерләнә торган булган. Көндезге сәгать 12дә өйләренә кергән, сугыш башлану турында радиодан ишеткән. Һәм барысы да юкка чыккан...
Көзен – 41нче елның кышында аңа Буа саклау линиясен төзү эшендә авырлыкларны күп күрергә туры килгән.
Нина Ивановна 1943 елның 25 декабрендә Казан медицина институтын тәмамлау турында диплом алган, һәм 1944 елның гыйнварының беренче көннәреннән фронтка алынган. “Терлекләр төяп йөртелә торган” вагонда Украинаның көньягына барып җиткәннәр.
“Җимереклек, поселоклардан һәм шәһәрләрдән тирә-юньдә бары тик хәрабәләр генә калган”, – дип искә алган ул. Нина Ивановна фронт госпиталенә җибәрелгән. Госпитальнең хирургия бүлеге мөдире, яралыларны Днепр буйлап Херсоннан Запорожьега эвакуацияләүче санитар пароход начальнигы булган. Бомбалар астында һәр рейста 400гә кадәр яралыны озатканнар. Фронтта чакта патолого-анатомия курсларында укыган, Венада фронт хирурглары съездында катнашкан. Сугыш юлларын Румыниядә, Будапештта үткән. Сәләтле хирургның “алтын куллары” бик күп авыр яралыларны коткарып калган.
Солдатлар соңгы көннәренә кадәр аңа рәхмәт хатлары язып җибәргәннәр. Менә шундыйларның берсе, Кузьма Чучелин язган юллар: “Кадерле Нина Ивановна! Мин ул бик авыр ай ярымны, һәм, иң мөһиме, медицина персоналының миңа карата һәм аеруча да сезнең, дәвалаучы табиб буларак, тырышлыгыгызны, ярдәмегезне яхшы хәтерлим. Бик зур рәхмәт сезгә, Нина Ивановна, ул чакта Сез, көчегезне һәм вакытыгызны да кызганмыйча, мине аякка бастырдыгыз...”
Нина Ивановна демобилизациядән соң Тәтешкә кайткан. 1946 елның 26 сентябреннән Тәтеш районы поликлиникасында табиб – хирург булып эшләгән. 1958 елның августында хирургия бүлеге мөдире вазифасын башкару белән бергә Тәтеш районы хастаханәсенең дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләнгән. 1966 елда иренең эш урыны буенча Казанга күченеп киткән.
“Будапештны алган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Нина Фадеева исән вакытында искә ала торган булган:
– Мин үземнең авыруларны бик кызгандым һәм аларга бар йөрәгем белән диярлек ана мәхәббәтен бирдем. Алар да шулай ук мине яраттылар. Мин бик теләп һәм көчемне куеп эшләдем...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев