Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Тәтешле эшен яратып башкарган

Педагог өчен хезмәттәшләре арасында хөрмәт казану һәм укучылар мәхәббәтен яулау иң югары бүләк булган.

(Тәтеш, 4 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Елизавета Семеновна Захарованың (рәсемдә) элекке укучысы, шәһәрле Галина Иотова үзенең физик культура укытучысы  турындагы хатирәләре белән уртаклашты. 

“Төп тәтешле 1914 ел­ның 22 октябрендә туган, ул тәүге пионерларның берсе, үз заманының көч­ле вәкиле иде, үз эшен чын күңелдән башкарды, – дип сөйли Галина Пет­ровна. – Ул хезмәтен яратты, тумыштан ук лидер, тормышта актив урынны биләп торды. 

Яшь белгеч Мәскәүнең физкультура техникумын тәмам­лаган, физкультура укытучысы булып Кама Тамагы районы Бортас авылында эшли башлаган, анда рус теле һәм әдәбия­ты укытучысы Андрейга кияүгә чыккан, аларның өч баласы туган. Сугыш башлангач, ире фронтка киткән, ә Елизавета балалары белән Тәтешкә кайткан. Активистка сугышның барлык елларында Кызыл Хачта эшләгән һәм Тәтеш районы Советы башкарма комитеты каршындагы физкультура һәм спорт бүлегенә җитәкчелек ит­кән. 1944 елда ирен авыруы буенча өенә комиссовать иткәннәр, әмма Ватанны саклаучы озак тормый вафат булган. Сабыйларын хатын-кыз берьялгызы тәрбиялә­гән, кияүгә башка чыкмаган. Елизавета Семеновна Тәтештәге сигезьеллык 1нче мәктәптә физкультура укытуга якынча 1946-1947 елларда керешкән һәм анда 24 ел эшләгән. 

Елизавета ­Семеновна күп нәр­сәдән хәбәрдар кеше иде, дәресләре кызыксындыргыч, музыка астында үтте; физкультура залында торган кара рояльдә ул үзе уйнады. Дәрес ахырын­да полька, вальс, кадриль хәрә­кәтләрен өйрәтте, аларны без яңа ел бәйрәмендә биедек. Укучылар дәрестән соң  кызыксынган түгәрәкләргә йөрделәр. Мәктәптә чаңгы базасы яхшы иде, безнең үз чаңгыбыз булмаганлыктан, теләге булучыларга ялларда чаңгылар биреп тордылар. Кайвакытларда чаңгыларның беркеткечләре өзелә иде, безнең өчен бу комачау итмәде, аларны үзебез яки өлкәннәр ярдәме белән төзәтеп куйдык, иң мөһиме – суык аяз көндә таудан җилдерү яки чаңгы эзе буйлап дуслар белән узыша-узыша таудан төшү. Табигатькә походка чыгулар безгә бик ошады, алар уен рәвешендә узды, ләкин болай гына түгел – педагог безне җирлектә ничек йөрергә икәнлегенә өйрәтте. Укытучының шә­кертләре район ярышларында еш кына приз­лы урыннар яулады, ул көндәшлек рухын күтәрә белде һәм нәтиҗәсе булсынга йогынты ясады.

Елизавета Семеновна таләп­чән һәм кырыс, гадел һәм зирәк укытучы иде, балаларны һәм үзенең эшен яратты. Ярату – бу димәк безгә тирән белем бирү, спортны ярата белү дигән сүз. Укучылар аңа җылы хисләр белән җавап кайтардылар. Күп шәкертләре укытучылар, тренерлар, спорт мастерлары булып, аның эшен дәвам иттеләр. Елизавета Семеновнаның оныкчыгы Александра шулай ук педагог һөнәрен сайлады, быел ул безнең көллиятнең физкультура бүлеген тәмамлый. Хәтер битләрен актарганда, мин безнең балачак бәхетле узганлыгын аңладым”.

Татьяна Петрова, педагогия ветераны: “Мәктәп елларында без физкультура дәресләрен түземсезләнеп көттек, чөнки бу дәресләрне үз эшенең остасы алып барды. Елизавета Семеновна Захарова – олы хөрмәткә лаек кеше. Ул дәресләрне кызыклы итеп уздыра белде. Кечерәк спорт залы барлык төрдәге снарядларны сыйдырды, укытучы анда төркемләп укыту алымын кулланды. Елизавета Семеновна җиңел атлетика, чаңгы һәм спорт уеннары буенча ярышлар үткәрде. Физкультура һәм психология буенча бик яхшы белем бирү педагогка балалар һәм аларның ата-аналары белән элемтә урнаштырырга ярдәм итте. Ул хезмәттәшләре арасында хөрмәт һәм укучыларының мәхәббәтен яулады – бу аның югары бүләге булды да инде”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев