Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Ул бик яхшы табиб һәм гаилә башлыгы булган

Югары квалификацияле табиб Николай Карташов 1931 елның 1 ноябрендә Казанда туа.

(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таннары").
Югары квалификацияле табиб Николай Карташов 1931 елның 1 ноябрендә Казанда туа: гаилә Олы Бисәрдә яши, ләкин аларның әтиләренә эшчәнлеге буенча Татария буйлап күп йөрергә туры килә. Шуңа күрә медикның туган урыны булып – республиканың башкаласы санала.

Олы Бисәрдә җиде­еллык мәктәпне тә­мамлап, Николай Ильич җәяүләп Тәтешкә, аннары пароходта – Ульяновскига юл тота, ул вакытта анда аның апасы яшәгән. 1947 елда Ульяновскиның фельд­шер мәктәбенә укырга керә, ә аны тәмам­лаганнан соң Кал­мы­киягә юллама ала, әм­ма гаилә хәле буенча Тәтеш районына – фельд­шер, Чолы медпунктына мөдир итеп күчерелә.

Әмма Николай Ильич ирешелгәннәрдә туктарга җыенмый, шуңа күрә медицина институтын тәмамлап, Тәтеш районына табиб-гигиенист дипломы белән кайта һәм 25 яшендә үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары итеп билгеләнә. Өч елдан соң Николай Ильич лаборатория мөдире итеп билгеләнә һәм табиб-бактериолог булып эшли башлый. Ә 1961 елның октябрендә, Казанда дерматовенерология буенча белгечлек курсларын узганнан соң, аны Тәтеш ҮРХнең табиб-дерматовенерологы итеп билгелиләр. Аннары берничә ел дәвамында Олы Шәмәк участок хастаханәсен җитәкли, ә 1970 елда район хастаханәсендә табиб-дерматолог һәм табиб-инфекционист булып эшли башлый.
Николай Ильич йогышлы авырулар бүлеге мөдире булып 32 ел эшли, шул ук вакытта Тәтеш ҮРХ хаста­ханәсендә табиб-инфекционист һәм дерматовенеролог вазифаларын бергә алып бара. Лаеклы ялга 2007 елда чыга.

Хатыны Таисия Алексеевна (шулай ук табиб) белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Галина Корсакова, әти-әнисенең эшен дәвам итә – Тәтеш ҮРХдә гомумтәҗрибә табибы булып эшли, улы Владимир Ульяновскидагы авиация заводында эшли.
Николай Карташов “СССРның сәламәтлек сак­лау отличнигы” билгесе һәм “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Табиб 2016 елда вафат булган.

Галина Корсакова, кызы:
– Әти яхшы гаилә башлыгы иде. Өй эшләрен эшли алмасам, һәрчак булыша иде. Шундый хәлләр дә булгалады: миңа йок­ларга куша иде, ә үзе бирелгән теманы өйрәнеп, икенче көнне миңа шуны аңлата иде. Кырыс булмады, дөресрәге, өйдә дә, эштә дә акыллы кеше иде. Күп кенә хезмәттәшләре аны хәзер дә бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Әти үзенең әтисе кебек умартачы булды. Моның белән ул акча эшләү өчен түгел, ә җан тынычлыгы өчен шөгыльләнде.


Любовь Казаева, хезмәттәше:
– Николай Ильич белән 25 ел бергә эшләдек. Мин медицина училищесыннан соң йогышлы авырулар бүлегенә эшкә килдем, Николай Ильич ул вакытта анда мөдир иде. Ул үз эшен яратты, грамоталы, хезмәт сөючән, гадел булды. Беркайчан да кычкырмады, ә дөрес юл күрсәтеп, ярдәм итте. Өстәвенә, эш буенча гына түгел, башка мәсьәләләр буенча да киңәшен бирә иде. Ул тормышны бик яратты. Хатыны Таисия Алексеевнага һәрвакыт хөрмәт белән ­карый иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев