Ул дөньяны үзенчәлекле итеп күргән
Тәтешле Юрий Старшининны районыбызда яшәүчеләр белемле педагог итеп кенә түгел, үзенә бер төрле шагыйрь буларак та хәтерлиләр.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Ул Иоково авылында укытучылар гаиләсендә туа һәм үзенең бар гомерен педагогия һөнәренә багышлый.
Юрий Терентьевич Тәтеш педагогия училищесын һәм педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Спас һәм Лаеш районнарындагы уку йортларында һөнәрендәге беренче адымнарын ясый, ә 1971 елда Тәтешкә кайта һәм мәктәпләрдә 38 ел дәвамында математика укыта. 1975 елдан 2009 елга кадәр Тәтештәге 2нче урта мәктәптә хезмәт куя, 25 сыйныфны укытып чыгара, 80нән күбрәк бала – алтын һәм көмеш медальгә тәмамлый.
Юрий Терентьевич спортны яраткан: волейбол, гер спорты белән шөгыльләнгән, ГТО ярышларында катнашкан. Ул математик буларак, мәктәптә чирек гасыр волейбол секциясе алып барган.
Гаять күпьяклы кеше үзен шигърияттә дә күрсәткән. Өч җыентык бастырып чыгарган, хатыны Евгения Старшинина ярдәмендә дүртенчесе дөнья күргән.
Уй-фикерләр, тарих турындагы шигырьләре – барысы да Тәтешнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәгенең бер өлеше. Аның әсәрләренең күбесендә хәзерге заман чагылышларын күреп була. Ул дөньяны үзенчәлекле итеп күрә белгән, якыннары, дуслары, күршеләре, очраклы танышлары аша да күзаллаган.
Юрий Терентьевич нәрсә хакында гына язса да, нинди кешене генә сурәтләсә дә, бу һәрвакытта өлешчә аның үзе хакында сөйләве, аның кичерешләр һәм борчылулар дөньясы булган.
Ул – ТРның атказанган укытучысы, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Россиянең иң яхшы укытучылар бәйгесендә җиңүче, гер спорты буенча ТАССР чемпионы. Өч баласы аның хезмәтен дәвам итә. Аның балаларга, һөнәренә мәхәббәте зур булган.
Юрий Старшинин 2019 елның 29 гыйнварында якты дөньядан китте.
“Евгения Старшинина, хатыны: “Юрий Терентьевич белән мин 1966 елда, педагогия училищесында 4нче курста чакта дуслаштым һәм башка аерылмадык. Бергә яшәгәндә күп нәрсәләргә игътибар бирмисең, шулай булырга тиештер кебек тоела. Бары тик югалткач кына бәхетең кителгәнен аңлыйсың. Мин арттырып әйтмим. Ул бик игътибарлы, юл куючан, мәрхәмәтле иде. Һәр нәрсәдә һәм барысы белән дә намуслы булды. Эш сөючән, үземнең балаларымда да мин нәкъ тә шушы сыйфатларын күрәм. Мәхәббәтебезне без барлык 54 ел буе сакладык, һәм безгә беркайчан да ямансу булмады. Юрий Терентьевич актив кеше иде, кыскасы – канатландыручы. Тормышта аның барыннан да бигрәк нәрсә яратканлыгын әйтүе кыенрак. Без һәркайда: спортта, хезмәттә, ялда, туристлык походларында, җиләк, гөмбә җыйганда гел бергә идек. Ул минем таянычым, бәхетем булды!”
Наталья Вахтурова: “Юрий Терентьевич 5тән 11нче сыйныфка кадәр минем математика укытучысы булды. Андый мөгаллим белән математиканы белмәү мөмкин түгел иде, гәрчә мине гуманитар фәннәр күбрәк җәлеп итсә дә. Аның һәр чыгарылышы математика буенча ныклы һәм тотрыклы белемгә ия булды. Аннары Юрий Терентьевичта улым укыды. Ә мин Тәтештәге 2нче урта мәктәпкә директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләргә баргач, без хезмәттәшләргә әйләндек”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев