Ул киң күңелле табиб булган
Ирле-хатынлы Чемезовларның Олы Тархан участок хастаханәсен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таннары"). Участок хастаханәсе 30нчы еллар башында Олы Тархан авылы табиблык участогы үзәгендә ачылган, 1959 елга кадәр ул район үзәгендә булган.
Бирегә хастаханәнең баш табибы итеп 1932 елда Казан медицина институтын тәмамлаган 28 яшьлек Иван Чемезов җибәрелә. 1939 елда аны хастаханәнең поликлиника мөдире итеп билгелиләр, әмма бер елдан соң Иван Николаевич Олы Тархан район хастаханәсенә әйләнеп кайта.
Сугыш башлангач, армия сафларына алына. Фронт юлларында эвакогоспиталь белән йөз-
ләгән яраланган кызыл армиячене коткарып калган. 1942 елда, яраланганнан соң, Яшел Үзән шәһәренең эвакогоспиталендә хирург булып эшләгән. 1943 елда Олы Тархан район хастаханәсенә әйләнеп кайта, хирург һәм район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшли, ул бетерелгәч, хастаханәнең баш табибы булып эшли башлый. Олы Тархан районы Тәтеш шәһәренә кушылганнан соң хастаханә участок хастаханәсенә әйләнә. Бу урында Иван Николаевич 1976 елның сентябренә кадәр хезмәт итә.
Хезмәттәшләре әйтүенчә, Татарстан АССРның атказанган табибы Иван Николаевич менә дигән хирург, анестезиолог, күз табибы булган. Аның таланты операция өстәле артында ачык күренгән.
Ленинград шәһәренә күчеп килгәч, 1979 елда вафат булган.
Светлана Чукмарова, ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре:
– Чемезов чын шәхес, үз эшенең остасы иде. 1985 елда тормыш иптәшем Әдһәм белән Ленинград өлкәсе Отрадное шәһәреннән Иван Чемезов кызларыннан хат алдык, алар анда әтиләре белән бәйле хатирәләр белән уртаклашканнар. “Олы Тархан районы кайчан һәм ничәнче елда булганын хәтерләмим, безнең Тарханда район сәламәтлек саклау бүлеге бар иде. Әти аның баш табибы иде, ә әни (автор искәрмәсе: Лидия Аркадьевна Боголюбова) – хастаханәнең баш табибы иде, – диелә Людмила һәм Нина хатында. – Әти штатны киңәйтте, бүлекләрне киңәйтү өчен Казанга йөрде, амбулаторияне, хатын-кызлар һәм балалар консультацияләрен булдырды, ә аларга шәфкать туташлары һәм табиблар кирәк иде. Аннан рентгенаппарат алды. Сугышка кадәр алар трахоманы дәвалау белән шөгыльләнделәр, ә ул күп иде. Авыллар буйлап дарулар таратып йөрделәр, шәхси сөлгеләр белән файдаланырга өйрәттеләр. Әтинең нинди орденнары бар иде соң? Алар күп иде, әмма ул аларны тагып йөрмәде. Әти фотога төшәргә бөтенләй яратмады. Ул тыйнак яшәде, кешеләрне ярата иде”.
Дамирә Кайсарова:
– Чемезовларны Тархан һәм тирә-юнь авылларда яшәүче һәр кеше, 50-70 елларны хәтерләсә, алар турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтәчәк. Иван Николаевич киң күңелле, сизгер кеше иде, дәваланучыларның һәм хез-
мәттәшләренең проблемаларына игътибарлы булды. Барысы да әлеге җитәкченең кадерен белеп, яратып яшәделәр. Ул искиткеч югары профессиональ коллективлы чын-чынлап уникаль медицина учреждениесе төзи алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев