Ул зирәк җитәкче һәм остаз булган
Ринат Сәмигуллин 1946 елның 20 августында ТАССРның Әлки районы Карамалы авылында туган.
Мәктәпне тәмамлагач, егет Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Армиядә ул хәрби-диңгез флотына эләккән, анда 1966 – 1969 елларда хезмәт иткән. Демобилизациядән соң укуын дәвам иткән һәм 1973 елда “галим-агроном-икътисадчы” белгечлеге алган.
Язмыш җилләре Ринат Сәмигуллинны Тәтеш районына алып килгән һәм 1973 елда ул авыл хуҗалыгы идарәсенә хезмәт хакы буенча икътисадчы буларак эшкә урнашкан. Аннары дәүләт машина-хисап станциясе начальнигы булган.
Финанс хезмәткәре 1975 елдан 1987 елга кадәр районның финанс бүлеге мөдире булып эшләгән. 1987 – 1992 елларда райагропром начальнигының беренче урынбасары, район Советының план бүлеге начальнигы, район Советы рәисе урынбасары булып эшләгән.
Ринат Гарифулла улы 1992 елда кабат Райфога җитәкчелек иткән, ул анда якты дөньядан киткәнче эшләгән.
Аңа 1997 елда 2 класслы баш дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсе бирелгән һәм шул ук елны “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем алган. 2000 елда Россия Федерациясенең Финанс министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән.
Ринат Сәмигуллин 2001 елның 24 апрелендә вафат булган.
Роза Сәмигуллина, хатыны:
– Ирем белән без 28 ел яшәдек. Ул яшьтән үк хезмәт сөючән булды. Институтта студент чагында да һәрчак үзе акча эшләде. Армиядә хезмәт итүен һәрвакытта хөрмәт һәм горурлык белән искә алды. Тәртип ярату, көнкүрештә һәм эштәге пөхтәлек, теләсә кайсы йөкләмәне үтәү өчен зур җаваплылык аңарда шул чактан калган. Әле тагын ул бик тә балык яратты. Бервакыт селедка сатып алдым һәм ул болай диде: “Аны ничек чистартырга һәм табынга бирергә кирәклеген беренче һәм соңгы тапкыр күрсәтәм, аннары өстәп куйды: “балык белән күмәч яки ак икмәк кенә бара, кара икмәк – берничек тә туры килми”. Гаҗәеп тәмле итеп пешерә һәм өстәл көйләп куя иде. Һәр эшкә дә куллары алтын булды. Өйдәге кунак бүлмәсенә гарнитур сатып алгач, телевизор куяр өчен тумбочканы үзе ясаган иде. Ринат Гарифулла улы һәрвакытта актив булды, тырышып эшләде һәм башкалардан да шуны ук таләп итте. Гомеренең соңгы мизгеленә кадәр шулай булды, соңгы көнне район буенча йөреп чыкты. Ул яшәп калырга ашыкты...
Алсу Сәмигуллина, кызы:
– Минем әти төрлечә булды: кырыс һәм буйсындыручан, игелекле һәм киң күңелле, һәм вафатына 1 ел алда мин аның, бабаем, әтинең әтисенең үлгән хәбәре килгәч, әрнеп, күз яшьләре белән елавын беренче тапкыр күрдем. Балачакта мин аңа “ярдәм итәргә” яраттым, югыйсә, күбрәк аяк астында чуалып йөреп комачаулаганмындыр инде, мөгаен. Ул әлеге балалык кызыксынуын һәрчак хуплады, хәтта минем акыл бирүемне игътибар белән тыңлаганда “киңәшләште” дә. Мәктәптә миңа математика җиңел бирелде, аңа мәхәббәтне әтием уятты. Безнең шундый уен бар иде: йоклар алдыннан, утлар сүнгәч, әти миңа күңелдән исәпләр өчен математикадан мисаллар бирде. Мин аларны чишкәндә кара тактага акбур белән язамдыр кебек тоела иде, нәтиҗәдә, күңелдән исәпләргә кирәк булганда, мин күзләрне йомам да, саннарны ничек итеп акбур белән тактага язуымны күз алдына китерә идем. Минем һәм дусларым өчен ул балачакта беренче хореограф булды, безнең өчен гармун уйнаганда татар халык биюләрен дә өйрәтте. Балаларны бик яратты. Ул якты дөньядан бик иртә, үзенең оныкларын да күрә, кулына ала алмыйча китте, шулай да ул аларның күңелендә яши. Үземнең көндәлек тормышта һәм һөнәри эшчәнлегемдә аңардан ишеткән “Тәгәрәтергә мөмкин булганны беркайчан да күтәрмә”, “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен” дигән гыйбарәләрен еш кулланам. Аның “Ничек кенә булса да, кайда гына эшләсәң дә, кеше булып калу иң мөһиме” дигән сүзләре минем өчен васыять кебек.
Аркадий Семенычев, хезмәттәше:
– Ринат Гарифулловичны үземнең һөнәри эшчәнлегемдә тәүге укытучыларымның берсе дип саныйм. Ул бик җаваплы, таләпчән, үзенә һәм кул астындагыларга карата кырыс булды. Шәхсән минем өчен остаз иде һәм киләчәк тормышымда да, эшләр ничек баруы белән кызыксынды, мин аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алдым. Ринат Гарифуллович кешеләр күңелендә үзе турында якты истәлекләр калдырды.
Людмила Молодцова, хезмәттәше:
– Мин районның финанс бүлегендә Ринат Гарифуллович белән эшләгән вакытларны һәрчак хөрмәт белән искә алам. Әгәр яңа хезмәткәр килсә, шәхсән ярдәм итте, тизрәк күнегеп китсен өчен коллективка кертергә тырышты. Коллектив белән чөгендер җыюда яки яфрак азык әзерләүдә ярдәм итәргә баргач, ул чын күңелдән бирелеп эшләде. Ринат Гарифуллович аңлаучан кеше иде, аның белән чын күңелдән сөйләшеп булды, ярдәм итәргә тырышты.
Роза Сафиуллина, хезмәттәше:
– Ринат Гарифулла улы оста җитәкче иде, яңа технологияләр кертергә омтылды. Ил өчен авыр 90нчы елларда ул бюджетны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләрне эзләргә тырышты һәм моңа иреште дә. Ринат Гарифулла улы кешеләрне тыңлый,м аңлый белде. Әгәр аңа теге яки бу очракта ничек эшләргә кирәклеген турындагы тормыш проблемалары белән мөрәҗәгать итсәләр, ул баштан ук берни дә вәгъдә итми иде. Башта барысын да яхшылап уйлап, кирәкле киңәшләрен бирде, һәм, берникадәр вакыт узгач, ул хаклы булып чыга иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев