Васильев Николай Михайлович
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.
(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышында катнашкан, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы Васильев Николай Михайлович 1924 елның 16 маенда Апас районы Табар-Черкен авылында туа. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлый, аннары – Казан дәүләт педагогия институтын. Апас районы Табар-Черкен башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, физика һәм математика укытучысы, Апас районы Төбәк-Черкен җидееллык мәктәбе завучы, директоры, математика укытучысы, укыту бүлеге мөдире, шуннан соң Тәтеш районы Олы Шәмәк урта мәктәбендә математика укытучысы, Тәтешнең мәгариф бүлеге мөдире, Тәтештәге 1нче мәктәптә математика укытучысы, Тәтеш педагогия училищесында завуч, аннары директор булып хезмәт куя. Бөек Ватан сугышында катнашучы Смоленск пехота училищесын тәмамлый. Бүлекчә командиры буларак Курск дугасы сугышларында, Орел шәһәрен азат итүдә катнаша. Яралану сәбәпле 1944 елда демобилизацияләнә. Берничә тапкыр ТАССР хезмәт ияләре депутатларының Тәтеш районы Советы депутаты, Тәтеш шәһәре хезмәт ияләре Советы депутаты итеп сайлана. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. “РСФСРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә. 2006 елда “Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. 2014 елда Тәтештә вафат була.
Олег Евсеев материаллары буенча язылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев