Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Владимир Гришиның иртәсе бурычларны хәл итүдән башланган

Владимир Александрович 1932 елның 30 августында Ростов өлкәсенең Шахта рай­оны Сидорово-Кадамовский бистәсендә туган, бирегә аның Тәтештә туып-үскән әти-әнисе, педагоглар, мәктәпкә эшләргә килгән.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Владимир Александрович 1932 елның 30 августында Ростов өлкәсенең Шахта рай­оны Сидорово-Кадамовский бистәсендә туган, бирегә аның Тәтештә туып-үскән әти-әнисе, педагоглар, мәктәпкә эшләргә килгән. Берничә елдан соң гаилә Тәтеш районына кайта, Долгая Полянага төпләнә. 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлану белән, әтисе фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый.

Педагоглар гаиләсендә үскән Владимир Александрович үзен башка һөнәрдә күрми, шуңа күрә Тәтеш педагогия училищесына укырга керә һәм 1951 елда аны уңышлы тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген ТАССРның Сарман районы Петровка җидееллык мәктәбендә башлый. Биредә яшь белгечкә математиканы гына түгел, физкультураны да, географияне дә, башка фәннәрне дә укытырга туры килә. Бу яшь белгечнең ныклыгына үзенчәлекле тикшерү була, ул аны уңышлы уза һәм педагогия институтына укырга керә.
Югары белем алгач, Владимир Александрович Магадан өлкәсенең Ягоднинск урта мәктәп-интернатында математика укыта. Ләкин 1961 елда, гаилә хәле буенча, Ульяновск шәһәренә күчеп китә, анда ел дәвамында уникаль һәм авыр станоклар заводының техник-конструкторы булып эшли.

Аннары янә педагогикага кайта, 1962 елдан, ун ел дәвамында Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли, ә 1972 елдан 1996 елга кадәр бу фәнне Тәтеш педагогика училищесы студентларына укыта. 

Педагог “Хезмәт батырлыгы өчен” медале, ТАССР Мәгариф  министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше ­Зинаида Петровна белән алар мәктәп эскәмиясеннән таныш булган, әмма уку йортын тәмамла­ганнан соң берничә елга аларның юллары аерылган. Алар янә 60нчы еллар башында очрашып, аерылышмаганнар.
Берничә елдан соң, пенсиягә чыккач, ирле-хатынлы Гришиннар Зәйгә, кызлары Марина янына күчеп китәләр. Биредә Владимир Александрович укучыларны имтиханнарга әзерләү белән шөгыльләнүен дәвам итә, вафат буларга бер ел кала гына репетиторлык эшчәнлеген туктата.
Владимир Гришин 2016 елның 30 октябрендә вафат ­булган.


Марина Шишкина, кызы:
– Әтинең һәр иртәсе чәй яки каһвәдән түгел, ә математик биремнәрне чишүдән башлана иде. Ул аннан башка булдыра алмады. Әти бик мәрхәмәтле, күтәренке рухлы кеше иде. Кечкенә чакта кич белән миңа сәяхәтләр турында хикәяләр сөйли иде. Ул юлда кәҗә яки эт күрсә, шунда ук минем балаларым өчен әкият иҗат итә алды. Аның хәтере искиткеч иде, ул барлык елгаларны, диңгезләрне, илләрне бик яхшы белде һәм алар  турында кызык­лы фактлар сөйләде. Бик матур итеп җырлады һәм артистларча мәсәлләр сөйләде. Әтинең математикадан тыш төп мавыгуы шахмат иде, аның буенча ул беренче разрядка ия иде һәм балык тоту белән шөгыльләнде. Ул табигатьне бик яратты, бездә һәрвакыт этләр, мәчеләр, кошлар яшәде. Ул барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Күпкырлы, киң белемле кеше булу сәбәпле, теләсә кайсы һөнәрдә дә ул үз эшенең остасы була алыр иде. Ул бик кырыс укытучы булды, әмма укучылары ятлап өйрәнсен­нәр өчен түгел, ә аңлап өйрәнсеннәр өчен тырышты. Гомеренең аза­гына кадәр шахмат уйнаудан, укудан туктамады, һәрвакыт яңа белем алырга омтылды. Әтиемне үрнәк ир-ат дип саныйм. Яшь чагында ул әле волейбол белән шөгыльләнгән һәм СССР Югары уку йортлары командалары арасындагы ярышларда катнашкан.

Евгения Старшинина, хезмәттәше:
– Мин 1971 елда педучилищега килгәндә, Гришиннар гаиләсе биредә эшли иде инде. Зинаида Петровна кырыс, ә Владимир Александрович бик игелек­ле кеше иде. Ул шулкадәр кешелекле, йомшак кеше булды. Укытучылар бүлмәсендә өстәл артында утырганда, бүлмәгә кеше кергән саен формулаларыннан һәм биремнәреннән аерылып башын күтәреп, ягымлы итеп елмая иде. Икеле куйса да, аны укучылары бик яратты, ул икелеләрне үзенең кара дәфтәренә куеп бара иде. Владимир Александрович кечкенә буйлы, пеләшрәк башлы, зур күзлекле, ул аны гел башына күтәреп куя иде, бармак­лары акбурдан яргаланган булыр иде, ләкин ул күзләрен кысып сөйли башлагач, синең алдыңда матур изге кеше барлыкка килә иде. Мәсәлләрне бик матур укыды. Педучилищеның отчет концертларының берсендә ул Крыловның бик танылмаган мәсәлен укыды. Искиткеч булды! Шашка уйнарга, әмма күбрәк шахмат уйнарга яратты. Иң яхшы уенчыларның берсе иде. Мин аның белән өй ­шартларында да таныштым. Гришиннар кунакчыл, аралашучан, ачык иде.

Мәрьям Минкина, укучысы һәм хезмәттәше:
– Владимир Александрович миңа математикага, укытучы эшенә чиксез мәхәббәт тапшырды. Аның педагогик позициясе үзгәрешсез булды: эшкә намуслы мөнәсәбәт. Ул бервакыт аның чыгарылыш классына укырга теләмәгән ун укучыны китергәннәрен искә төшерде. Беренче яртыеллык өчен тугызына икеле чыгарган. Бу вакыйга булган. Нәтиҗәдә – мәктәп администрациясе, ата-аналар, укучылар белән низаг. Икеле алучылар аларга барыбер өчле куелачак дип уйлаганнар. Март аенда гына аларга шөгыльләнергә кирәк дигән уй килә. Аларга бик күп тырышырга кирәк булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев