Үз эшендә яңалык кертүче булган
Хезмәтенә тугры калган, балаларны яраткан укытучылар һәркайсыбызның күңелендә яши. .
(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге 2нче урта мәктәптә физика укыткан Александр Паплянов 40 ел элек якты дөньядан китсә дә, элекке укучылары аны бүгенге көндә дә яхшы хәтерлиләр.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Паплянов 1925 елда Тәтештә туган. Армия хезмәтеннән соң туган шәһәренә кайткан һәм кичке мәктәптә укуын дәвам иткән – белем алуга тартылу көче шулкадәрле зур булган.
Аның укытучы эшчәнлеге Рус Кырлангысы авылы мәктәбендә башланып киткән, аны анда педагоглар нык җитешмәү сәбәпле юллаганнар. Аңа авыл мәктәбендәге хезмәтен педагогия институтында уку белән берләштерергә туры килгән. Югары белем алгач, Тәтешкә, кичке мәктәптә укытырга күчкән. Аннары шәһәрдәге 1нче мәктәптә 16 ел физика һәм математика фәннәреннән белем биргән. 1971 елда шәһәрнең Көньяк микрорайонында яңа мәктәп ачылган. Укытучыларга ихтыяҗ барлыкка килгән, әлбәттә. Александр Филиппович уку йортының тәүге педагогларының берсе булган. Физика бүлмәсе өчен аңа иң зур классны биргәннәр, ул аны укучылар ярдәмендә җиһазландырган.
Ул үзенең хезмәтендә яңалык кертүче булган. Дәресләрдә үзенчәлекле алымнар һәм укыту ысулларын кулланган, балаларга темалар буенча кызыклы биремнәрне, өстәвенә һәр укучыга – аерым итеп биргән, лаборатор эшләрне еш үткәргән, ә контроль эшләр өчен сорауларны махсус карточкаларга язган. Александр Филиппович районда беренчеләрдән булып дифференлаштырылган аерым укыту керткән. Физика, аның ярдәмендә, катлаулы фәннән күз алдында диярлек гаҗәеп, мавыктыргыч сәяхәткә әверелгән, аңа кайчакларда бүлеп бирелгән 45 минутлык дәрес вакыты җитешмәгән. Аны хезмәттәшләре дә, укучылар да, аларның ата-аналары да яраткан һәм хөрмәт иткән.
“Александр Филиппович тумыштан килгән сәләткә ия укытучы иде. Ул безне беркайчан да орышмады, тавыш күтәрмәде. Дәресләрне бик кызыксындыргыч итеп алып барды, без шундый тын утырдык, хәтта чебен очкан тавыш та ишетелә иде. Беркайчан да икеле билгесе куймады. Без материалны яңадан өйрәндек, дәресләрдән соң калдык һәм аларга җавап бирдек. Ә ата-аналар җыелышында Александр Филипповичның беркайчан да безнең хакта зарланмавын белеп тордык. Ул безне һәрвакытта мактады. Күзлек киеп йөрде һәм дәрес башланганда, җавап бирергә кирәк чакта, аларны борын өстенә төшереп, классны карап чыга һәм журналдагы фамилияләрдән исемлек буенча ручкасын йөртә башлый иде. Без инде кемнең фамилиясе кайда икәнлеген якынча чамалап тордык. Менә ул ручкасын йөртә һәм азактан “Н” хәрефендә туктала, дулкынлану биләп ала. “Такта янына чыга...” дип әйтә дә, кинәт ручкасын – исемлекнең өске ягына күчерә. Әле шунысы да хәтердә калган, ул дәрескә бер пакет төрле пыяла кисәкләре алып килде. Без инде дәрес дәвамында, бу нәрсәгә икән дип уйлап утырдык. Ә дәрес ахырында ул аларны безгә таратты, ә без шулар аша кояшка карадык. Александр Филиппович сыйныф җитәкчесе булган 10 “А”дан без бераз көнләштек тә, әлбәттә. Ул аларны походларга һәм кинотеатрларга алып йөрде, – дип искә ала Тәтештәге 2нче урта мәктәптә укып чыккан Роза Чахирева. – Аның эш бүлмәсендәге өстәлендә ике кабызгыч бар иде. Берсенә баскач – барлык тәрәзәләрдәге пәрдәләр ачылды, икенчесенә баскач – проектор күрсәтә башлый. Боларның барысы да аның куллары белән эшләнде. Гаиләдә аңлашу таба алмаган малайлар еш кына киңәш сорап “Филиппыч” янына бардылар. Ә инде мәктәптән укып чыгучылар армиягә китәр алдыннан Александр Филиппович белән саубуллашырга киләләр иде. Бу 2нче мәктәптә бер гадәт буларак дәвам итте. Мөхтәрәм укытучы, без 10нчы сыйныфны тәмамлагач бакыйлыкка күчте. Аның үлеме безнең өчен олы хәсрәт булды. Укытучыбызның якты истәлеге хөрмәтенә без физиканы яхшы билгеләренә тапшырырга дип сүз куештык. Шулай эшләдек тә”.
Педагог 1980 елның май аенда вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев