Телебез өчен янып-көюче шәхесләребез булганда милләтебез дә яшәр
Бүгенге көндә районыбыздагы мәгариф учреждениеләре ни хәлдә яши, туган тел дәресләре ничек уза? Моны белү өчен без Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенә юл тоттык.
(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары»). Биредә 24 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзәр Сәгыйрова укучыларга телгә карата мәхәббәт тәрбияли.
– Гөлзәр Наримановна, сез ни өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга уйладыгыз?
– Бездә укытучылар нәселе, җиденче буын, әнием дә татар теле укытучысы иде. Дөресен генә әйткәндә укытучы буласы да килмәгән иде беренче (көлә). Чөнки алдан авылларда укучылар күп иде, әни эштән 80 дәфтәр алып кайтып тикшерә-тикшерә, шулар арасында йокыга китә иде. Эшнең җиңел түгел икәнлеген белеп үстем. Шулай да уйлашкач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керергә булдым. Менә шулай укытучы булып киттем инде.
– Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартулар да булды, сезгә дә ул кагылдымы?
– Кагылды, атнага ике татар теле һәм ике әдәбият дәресе калды. Бу сәгатьләр җитми, әлбәттә, бер көнгә 3-4әр тема үтәбез. Шуңа күрә төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Атлап түгел, чабып барабыз. Аңа карамастан бик күп бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алабыз.
– Биредә бит әле төрле милләт балалары да укый.
– Әйе, мәктәбебез бик үзенчәлекле. Мәктәптә чиста татар, катнаш никахта туган, рус, чуаш милләтендәге балалар укый. Алар беренче безгә килгәндә куркып кына киләләр иде. Ләкин мин аларга татар телен син белергә тиеш дип программаны көчләп өйрәтмим. Әкрен генә аралашу, сөйләшү аша. Бу бик мөһим.
– Мәктәптә укучы башка милләт балалары татар теленә ничек карыйлар?
– Аларның үҗәтләнеп, ялгышлыклар белән булса да татарча сөйләшүләрен күргәч, аларның теләкләре булуына, эшебезнең нәтиҗәсе булуына куанабыз. Менә бездә Марк исемле чуаш баласы бар, ул гел татарча сөйләшә.
– Ә гаиләдә балаларыгыз белән нинди телдә сөйләшәсез?
– Үземнең балаларым икәү, шулай ук тәрбиягә алган балаларым да бар, алар хәзер зурлар инде. Үзара бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Алар нәрсәне дә булса русча сорасалар да, татарча җавап бирәбез. Тәрбиягә алынган балаларны алып кайткач, бер сүз татарча белмиләр иде, аларны да татарча сөйләшергә өйрәттек. Аларның берсе шулай ук укытучыга укый. Кызым Рәзилә Көнчыгыш илләре буенча белгечкә укый, Кытай телен өйрәнә. Ләкин барысы да татар телен бик яхшы беләләр.
Гомерен балаларга татар телен укытуга багышлаган шундый шәхесләребез булганда, милләтебез яшәр, әлбәттә. Үз телебездә аралашыйк, укыйк, фикерлик, һәм башка халык телләрен дә хөрмәт итеп яшик.
Шулай ук әлеге мәктәптә укучы балаларга ни өчен сез татар мәктәбендә укырга булдыгыз дигән сорауны да бирдек.
Алинә Фәхретдинова:
– Миңа татар мәктәбендә уку бик ошый. Чөнки биредә рәхәтләнеп ана телендә сөйләшәм, инглиз, рус телен яхшы беләм. Киләчәгемне телләр белән бәйләргә уйлыйм.
Марк Чалышев:
– Татар мәктәбендә бик теләп укыйм. Минем ана телем – чуаш теле, шулай да татар телен яратып үзләштерәм, аралашам. Шулай ук мәктәбебездә эшләп килә торган “Хәят” театр-студиясенә йөрим, бәйгеләрдә катнашам. Татар мәктәбендә укуыма бер дә үкенмим.
рәсемдә: Гөлзәр Сәгыйрова үзенең укучылары белән./ФОТОНЫ ГӨЛЗӘР СӘГЫЙРОВА
ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев