Эләктермәгән каешны видеокамера терки
2021 елның 1 июленнән Татарстан автоюлларында, фотовидеотеркәү комплекслары теркәгән мәгълүматларга караганда, “Каешны эләктермәү һәм каешны эләктермәгән пассажирларны утыртып йөрү” таләпләрен бозган өчен 1000 сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгарыла.
(Тәтеш, 21 июль, "Тәтеш таннары").
– Белгечләрнең туктаусыз каешларны эләктереп йөрегез диюләрен автоматика алыштырды. Июльнең биш көнендә генә дә Татарстанда йокыны һәм ялны белмәүче “техник чаралар” тарафыннан 1000нән артык транспорт чарасында куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән кешеләр булуы ачыкланган, ә ЦАФАП (административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге) хезмәткәрләре тарафыннан тулысынча дөрес итеп тәңгәлләштерелгән 815 автомобиль хуҗаларына штрафлар турында карарлар кабул ителгән инде, – дип хәбәр итәләр “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев