Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд участогында В.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.
Гражданин В. юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, 2026 елның 7 гыйнварында 23 сәгатьтә исереклек билгеләре булган килеш машина белән идарә иткән. Медицина учреждениесендә исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан, шуның белән административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.26нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәле кылган.
В.-га 45 000 сум күләмендә административ җәза билгеләнгән, ул транспорт белән идарә итү хокукыннан бер ел да алты айга мәхрүм ителгән.
Тәтеш районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе мәгълүматлары буенча.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев