Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә кагыйдәне бозалар
Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 5 аенда Тәтеш районы территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте булган (узган ел шул ук чорда бер кеше дә юк), ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таннары").
Гыйнвар-май айларында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 877 очрагы ачыкланган (узган ел – 917), аларның 29ы – исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, 15е – транспорт йөртү хокукы булмаган яки мәхрүм ителгән килеш транспорт белән идарә итү, 300е – куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, 5се – каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу, 31е – җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, 68е–җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.
Салынган штрафларны, санкцияләрне үтәмәүчеләргә (РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25.1 маддәсе буенча) карата эш оештырылган. Ел башыннан әлеге маддә буенча – 48, узган ел 35 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
– Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып – балаларның юл-транспорт имгәнүен кисәтү тора. Шуңа бәйле рәвештә, Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау эше көн саен алып барыла, проблемалы мәсьәләләрне яктырту максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, район мәгариф бүлеге һәм Тәтеш районы администрациясе белән балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау буенча хезмәттәшлек оештырылды, – ди Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев