Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ тәрәзәсе

Мәскәү-Уфа трассасындагы юл-транспорт һәлакәте: сабыйның гомере өзелгән

Бүген иртән Татарстанның Мамадыш районында «Мәскәү-Уфа» федераль трассасының 947 чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматларына караганда, иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Renault җиңел автомобилен йөртүче (1994 елгы) автомобиль юлы буйлап хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек режимын һәм алдагы транспортка кадәрге араны тәэмин итмәгән. Бу хакта Тәтеш дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Зур йөк машинасы йөртүчесе кардан чистарту өчен үз машинасын туктаткан булган, әмма артта торган Renault туктарга өлгермәгән һәм йөк машинасының прицепына килеп бәрелгән. Renault автомобиле пассажиры — ике айлык кыз бәрелешү нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләр алган һәм фаҗига урынында җан биргән.

Һәлакәт шартлары полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана. Тикшерүчеләр тикшерү уздыра, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы шаһитлардан һәм машина йөртүчеләрдән сорау ала.

Фаҗигале вакыйга уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә күз күрүе начар булганда һәм кышкы һава торышы начар булганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең һәм юлларда сак булуның мөһимлеге турында искә төшерә.

фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев