Олы Тарханда «Бел һәм сакла!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр
Анда балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре, велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр.
2нче апрель көнне Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Бел һәм сакла!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бу хакта Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә.
Анда балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре, велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук «Юлларда куркынычсызлык» дип исемләнгән мәгълүмәти буклетлар да таратылды.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев