Полис ялган булып чыккан
Намуслы шофер үзенең полисының ялган икәнлеген ярты елдан соң белгән.
(Тәтеш, 17 июль, “Тәтеш таңнары”). 37 яшьлек шәһәрле автогражданлык җаваплылыгының мәҗбүри иминият килешүен читтән торып рәсмиләштерергә теләп, үзенә таныш булмаган затның счетына 9 мең сум акча күчергән. Намуслы шофер үзенең полисының ялган икәнлеген ярты елдан соң, юл-транспорт һәлакәте килеп чыккач, иминият түләве алу өчен иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткәч кенә белгән.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев