Руль артына салмыш килеш утырган
ТР Тәтеш районының 1нче санлы суд участогында К.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.
Ир-ат 2025 елның 7 июнендә 21 сәгать 16 минутта юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, исерек килеш автомобиль йөрткән, шуның белән РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәлен кылган.
К. административ хокук бозуда гаепле дип танылган, аңа 45 000 сум күләмендә административ җәза билгеләнгән, ул бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
фото ЯИ ярдәмендә тупланган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев