Руль артында исерек булсаң...
Исерек шоферлар гаебе белән 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
(Тәтеш, 31 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 2020 елда безнең районда 64 шоферның исерек килеш транспорт йөртүе ачыкланган, шулардан 7 хокук бозучы икенче тапкыр сәрхүш хәлдә машинаны йөртергә утырган. Исерек шоферлар гаебе белән 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Быел 3 шофер исерек хәлдә тоткарланган.
Штраф күләме турында исегезгә төшерәбез
2021 елда руль артына исерек килеш утыру факты беренче тапкыр ачыкланган очракта – 30 мең сум.
Медицина тикшеренүендә катнашудан беренчел баш тарту – 30 мең сум.
Әгәр шофер аек хәлдә булмаса һәм моның белән беррәттән йөртүгә хокукы булмаса – 30 мең сум. Әгәр гражданин шундый статуста медицина тикшеренүеннән баш тартса, шулай ук – 30 мең. Әгәр руль артына исерек килеш утыру факты кабат ачыкланса – 200дән 300 мең сумга кадәр.
Әгәр транспортны исерек гражданинга йөртергә биреп торсаң – 30 мең сум.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, санап үтелгән барлык очракларда да, руль артына икенче тапкыр исерек килеш утырган өчен хокук бозучы иң күбе 3 елга кадәр шоферлык таныклыгыннан мәхрүм ителә.
Исерек килеш велосипедта йөргән өчен штраф күләме – 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр, мопед иярләгән өчен – 30 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев