Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Татарстанда электр самокатлары катнашында 10 авария булган, 1 кеше үлгән

Электр самокатлары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.

(Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таннары").  Республика Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, Татарстанда электр самокатларыннан файдаланучы кешеләр белән системалы эш алып барыла. 

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, электр самокатлары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Иң киң таралган кагыйдә бозу очраклары – машина юлына, светофорның кызыл утына һәм теләсә кайдан юл аша чыгу.

«Әлеге җайланмалардан файдаланучы затларга да, транспорт чараларын йөртүчеләргә карата да таләпләр бер үк. Шуңа күрә самокатта йөрү өчен транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булырга тиеш. Ел башыннан бирле шундый таныклыгы булмаган 8 кеше административ җаваплылыкка тартылган», - дип искәртте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Андрей Куртмин.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-07-2021/tatarstanda-el-bashynnan-elektr-samokatlary-katnashynda-10-avariya-bulgan-1-keshe-lg-n-5830071

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев